Мнучинның сүзләрен Bloomberg хәбәрчесе Салеха Мохсин үзенең Твиттерында китерә. "Чикләүләрнең алдагы 30 көн эчендә кертелүен көтә аласыз. Без булган санкцияләрне үтибез һәм яңаларын кертәбез", дигән Мнучин.
Элегрәк Сенатта тыңлаулар вакытында Мунчин чикләүләр өстендә эш бара һәм тиздән алар чынга ашачак дип белдергән иде. Русиянең кайбер ватандашларына чикләүләр әзерләү турында узган атнада АКШ дәүләт секретаре Рекс Тиллерсон да әйтте.
Reuters үз чыганакларына сылтанып язуынча, Америка президентын сайлауга тыкшыну ихтималы өчен Русиягә карата яңа чикләүләр әзерләнә, аларны кертүне сузу юридик процедураның катлаулыгына бәйле.
Моңа кадәр Дәүләт департаменты Вашингтонның АКШта президент сайлауга тыкшынуда гаепле дип табылган 13 русиялегә чикләүләр кертү ихтималы турында да искәрткән иде. Кремльдә АКШ юстиция министрлыгы гаепләүләрен дәлилсез дип атадылар.
Моннан тыш, Ак йортта АКШ президенты Дональд Трамп үзен Русиягә карата "кырыс" тотарга җыена дип тә белдерделәр.
2014 елда АКШ Кырым аннексиясе һәм Украинаның көнчыгышындагы низагка тыкшынуы өчен Русиянең кайбер ширкәтләренә һәм физик затларына карата чикләүләр кертте. Соңрак ул санкцияләр киңәйтелде һәм берничә тапкыр озайтылды.