Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Борһанов: "Киләсе уку елында да татар теле ихтыяри укытылачак"


Рафис Борһанов һәм Анзор Мурзаев
Рафис Борһанов һәм Анзор Мурзаев

Яңа уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар татар телен дәүләт теле буларак 2 сәгать, ана теле буларак 3 сәгать сайлый алачак. Республика кануннары бу мәсьәләдә федераль кануннар белән тәңгәлләштереләчәк.

Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты коллегиясе утырышы алдыннан журналистларга министр Рәфис Борһанов хәбәр итте.

"Яңа уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар татар телен дәүләт теле буларак 2 сәгать, ана теле буларак 3 сәгать сайлый алачак", диде Борһанов.

Ул шулай ук телләрне укыту мәсьәләсендә республика кануннарының федераль кануннар белән тәңгәлләштереләчәген дә белдерде. "Әлеге мәсьәлә киләчәктә каралачак. Аны хәл итүнең нормаль вариантлары табылачак. Мин моны компромисс дип атамас идем, бер дәүләттә ничек инде компромисс булсын, бу – проблемны эшлекле хәл итү. Бүген телләр проблемы, иртәгә – математика, иртәгәдән соң химия булырга мөмкин", диде министр. Ул шулай ук "көймәне чайкалдырмас идем, Татарстан президенты әйтмешли, гаеп атта да, тәртәдә дә", дип өстәде.

Утырышка Мәскәүдән мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкче урынбасары Анзор Мурзаев та килгән иде.

Ул туган телләрне өйрәнүгә бәйле вазгыять аркасында Татарстан бөтен илгә яңгырады дигән фикер белән килешмәве турында әйтте. Төрле хокук бозулар башка милли республикаларда да табылды диде Мурзаев. "Без президент кушуы белән төбәкләрдә тикшерүләр уздырдык. Күп төбәкләрдә башка төрле проблемнар бар. Милли азчылык вәкилләре үз туган телләрен өйрәнә алмый. Бу уңайдан кайбер төбәкләргә кисәтү белдерелде", диде Мурзаев.

Аның фикеренчә, илдә бер генә дәүләт теле бар – урыс теле. "Ул – башка милләтләрне бәйләп тора һәм берничек тә республикаларның милли телләрен түбәнәйтми. Милли телләр – бер халыкның гына түгел, бөтен Русиянең байлыгы. Телләр проблемына багышланган зур җыелыш көтелә. Һәр бала үзенең ана телендә дә, урыс телендә лаеклы белем алсын өчен нинди юлдан бару турында фикер алышу булачак", дип белдерде Рособрнадзор вәкиле.

Татарстан баш прокурор урынбасары Олег Даминов чыгышы алдыннан, "ябык мәгълүмат" дигән сылтау белән, барлык журналистларга утырыштан чыгып китәргә куштылар.

Татарстан мәгарифе турында ябык сөйләшүдән куып чыгарылган журналистлар
Татарстан мәгарифе турында ябык сөйләшүдән куып чыгарылган журналистлар

Былтыр көз башында Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә биргән иде.

Татарстанда прокуратура һәм Рособрнадзор барлык 1412 мәктәпне, мәгариф идарәләрен, җирле үзидарә оешмаларын тикшерүе турында белдерелде. Барлыгы 3856 канун бозу ачыкланган. Боларны төзәтү өчен мәктәп җитәкчелегенә дә, республика дәрәҗәсендәге җитәкчеләргә, шул исәптән Татарстан президентына да күрсәтмәләр җибәрелде.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясап, республика мәктәпләрендә узган прокурор тикшерүләрен йомгаклады һәм татар теленең дәүләт теле буларак бары тик ата-аналарның язма рөхсәте белән генә укытылачагы турында белдерде.

XS
SM
MD
LG