Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә һәлакәткә юлыккан очкычта ике татарстанлы булу кире кагылды


Ан-26 очкычы (архив фотосы)
Ан-26 очкычы (архив фотосы)

Сүриядә Русиянең Ан-26 очкычы казасында һәлак булучы 39 кеше арасында 27 офицер, шул исәптән бер генерал-майор булган. Министрлык аларның исемнәрен атамый.

Татарстан хәрби комиссариаты Сүриядә һәлакәткә юлыккан очкычта ике татарстанлы булуны кире какты дип яза "Казанский репортер".

Элегрәк "Татар-информ" ForumAvia ресурсына сылтама белән очкычта ике татарстанлы да булган дип язган иде. "Руслан Басыйров 1992 елда Казанда туган, 1994 елгы Дмитрий Питимиров Аксубай районы Иске Үзи (Старое Узеево) авылыннан", диелде.

Азатлык Иске Үзи авылы мәктәбенең укыту эшләрендә мөдир урынбасары Ирина Казакова белән сөйләште. Ул: "Безнең авылда туып-үскән хәрби Питимров бар, әмма Дмитрий түгел, ә Олег улы Федор исемле, 1994 елгы түгел, күпкә олырак, аның хәрби дәрәҗәсе дә бар. Без тикшердек, туганнары аны исән-сау дип әйтте", дип белдерде.

Казакова сүзләренчә, авылда Дмитрий Василий улы Питимров бар. Ул - 1994 елгы, бер ел хәрби хезмәттә булган. "Без тикшердек, өздереп әйтә алам, ул хәзерге вакытта авылда", диде мәктәп мөдире урынбасары.

"Реальное время" Басыйров һәм Питимиров белән элемтәгә кергән. "Басыйровның Сүриядә хезмәт итмәве ачыкланды. Питимиров иртәннән туганнарының шалтыратуларына җавап биреп, үзенең исән икәнлеген аңлатам дип сөйләде", дип яза әлеге сайт.

27 офицер һәлак булу турында Русия саклану министрлыгы хәбәр итә. РБК язуынча, генералның исеме Владимир Еремеев. Очкычтагы 39 кешенең алтысы - экипаж әгъзалары дип белдерелә. Офицерлардан кала бу очкычта прапорщиклар һәм контракттагылар да булган дип белдерелә.

Очкыч техник җитешсезлек сәбәпле һәлакәткә юлыккан дип фаразлана. 6 мартта Ан-26 очкычы Хмеймим һава аланына 500 метр калгач җиргә төшеп җимерелә. Саклану министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, очкыч белән беренче класслы очучы идарә иткән, һава шартлары да гадәттәгечә булган. Очкычка һөҗүм булу фаразы каралмый.

Русия тикшерү комитеты Сүриядә Ан-26 һәлакәтеннән соң җинаять эше ачкан.

XS
SM
MD
LG