Accessibility links

Казанда полиция Навальный штабы волонтерының машинасын туктатып, листовкалар алган


Бояршиновны тикшерү
Бояршиновны тикшерү

7 мартка каршы төндә Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре Навальный штабы волонтерының машинасын туктаткан. Бераздан "Э" үзәге хезмәткәрләре килеп волонтерның сумкасыннан 39 листовка алып киткән.

Волонтер Андрей Бояршинов Idel.Реалиига сөйләвенчә, полиция экипажы аның артыннан барган һәм юл читендә туктарга кушкан. Активистның машина тәрәзәсендә "Навальный 20!8" дип язылган стикер ябыштырылган булган. "Аннары документларны тикшерделәр һәм машина белән сумка эчен карадылар. Сумкадагы әйберләрне алдылар", ди Бояршинов.

Волонтер сүзләренә караганда, 10 минуттан экстремизмга каршы тору үзәге хезмәткәрләре һәм экспертлар утырган микроавтобус килеп җиткән. Хокук саклау оешмалары Бояршинов сумкасыннан сайлауларга бойкот белдерү турында 39 листовка, Навальный стикерларын һәм "Стоп Путин" дип язылган дүрт стикерны тартып алган. Боларның барысы да экспертизага җибәреләчәк дигәннәр.

Аннан соң Бояршиновка полиция бүлегенә барырга кушканнар. Анда аның бармак һәм аяк киеме эзләрен алганнар, документлар тутырганнар һәм иртәнге дүртенче яртыларда чыгарып җибәргәннәр.

18 мартта буласы президент сайлаудан оппозиционер Алексей Навальный читләштерелде. Аның тарафдарлары сайлауга бойкот белдерергә чакыра.

XS
SM
MD
LG