Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Чечняда хәрбиләрнең Ми-8 боралагы казага юлыккан


Архив фотосы
Архив фотосы

Чечняның Итум-Кала районында Русия чик сакчыларының Ми-8 боралагы казага очраган. Кимендә биш кешенең һәлак булуы хәбәр ителә.

Бу хакта үз чыганакларына сылтанып РИА Новости яза. "Кимендә биш кеше һәлак булган", дип хәбәр иткән агентлык чыганагы. Боралак Хангиной тарлавыгына килеп төшкән диелә.

Бу мәгълүмат әлегә рәсми расланмый.

6 мартта Сүриядә Русиянең Ан-26 очкычы казага очрап, 39 русияле һәлак булган иде. Аларның 27се офицерлар дип белдерелде. Офицерлардан кала бу очкычта прапорщиклар һәм контракттагылар да булган дип хәбәр ителә. Һәлак булучылар арасында татарстаннар да булуы турыдагы мәгълүмат кире кагылды.

XS
SM
MD
LG