Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бәхетле" кибете җитәкчесе Мөслимә Латыйпова Путинга Казан иконасын бүләк итте


Мөслимә Латыйпова (с) Путинга Казан иконасын бүләк итә
Мөслимә Латыйпова (с) Путинга Казан иконасын бүләк итә

7 мартта хатын-эшмәкәрләрне котлар өчен Самарга Русия президенты Владимир Путин килде. Очрашуда "Бәхетле" кибетләре хуҗасы Мөслимә Латыйпова президентка икона бүләк иткән.

Путин белән очрашуга Самардан икмәк-кондитер комбинаты җитәкчесе генә булган. Калган хатын-кызлар башка төбәкләрдән килгән. Татарстаннан "Бәхетле" кибетләр челтәре хуҗасы Мөслимә Латыйпова һәм "Байтик" аланына нигез салучы Лариса Бикмуллина булган. Латыйпова президентка Казан иконасын бүләк иткән.

Засекин.ру хәбәренчә, очрашуга журналистлар кертелмәгән. Алар бер сәгать буена ябык бүлмәдә торган һәм очрашу барышын телевизордан караган.

Президент килгәнче журналистларга икмәк комбинатында экскурсия оештырганнар, ләкин соңрак ябык бүлмәгә керткәннәр. Аннан сак хезмәте күзәтүе астында гына чыгарга мөмкин булган диелә.

Сак астында тотылган журналистларны Путин китеп берникадәр вакыт узганнан соң гына чыгарып җибәргәннәр.

XS
SM
MD
LG