Accessibility links

Консерватор депутат Британия хөкүмәтен Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзәргә чакыра


Британия парламентының консерватор депутаты Ник Болуз прмьер-министр Тереза Мэйдан Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзүне таләп иткән. The Times чыганагы белдерүенчә, Русиянең элекке күзләү офицерын махсус агулау фактының ачыклануы аны үтерергә омтылуның Кремль ярдәмендә башкарылу ихтималын арттыра.

"Британиядә кешеләрне үтерергә омтылган һәм британ ватандашларының гомерен куркыныч астына куйган ил белән дипломатик мөнәсәбәтләрне саклау мөмкинлеген күрмим. Кырыс сүзләрдән гамәлләргә күчәргә вакыт җитте", дип язды Болуз Твиттерында.

66 яшьлек элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның 33 яшьлек кызы Юлияне авыр хәлдә Солсбери шәһәре үзәгендә узган якшәмбе таптылар. Ата белән кыз һәм алар янына беренче булып килеп җиткән полиция хезмәткәре хастаханәгә китерелгән. Sky News чыганаклары белдерүенчә, өчесе дә интенсив терапия бүлегендә ята, алар мәрткә киткән.

Британия полициясе Скрипаль, аның кызы һәм полиция хезмәткәре нерв-паралитик матдә белән агуланган дип белдерде. Тикшерүчеләр әлеге матдәнең Британиягә ничек килеп эләгүен ачыкларга тырыша диелә.

6 мартта Британия тышкы эшләр министры Борис Джонсон, Скрипальне агулау чит дәүләте ярдәмендә оештырылган очракта, хөкүмәт "кырыс җавап" бирәчәк дип белдерде.

Сергей Скрипаль – Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры. 2004нең декабрендә ФСБ аны инглиз күзләү хезмәте белән хезмәттәшлектә гаепләп кулга алган иде. Тикшерүчеләр белдерүенчә, 1995 елдан башлап Скрипаль инглиз күзләү хезмәтенә дәүләт сере булган мәгълүматлар тапшырган. 2006 елда Скрипальгә 13 ел кырыс шартлы төрмә җәзасы бирелде. Ләкин 2010 елда ул тагын өч русияле белән ярлыкау алды. Соңрак аларны Русиянең АКШта тоткарланган 13 агентына алыштырдылар. Соңгы елларда Скрипаль Британия яши.

XS
SM
MD
LG