Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Явлинский штабы волонтерлары тоткарланган


Григорий Явлинский
Григорий Явлинский

8 мартта Казанның Адоратский урамында полиция президентлыкка намзәт Григорий Явлинский штабының волонтерларын тоткарлаган.

Тоткарланганнарның берсе Дмитрий Егоров Idel.Реалиига сөйләвенчә, алар Явлинский турында газетларны почта тартмаларына салып йөргән булган.

"Без йорт керешенә үтмәкче идек, прапорщик килеп чыкты, нишләвебезне сорады. Имеш, кизү торучы полиция безне "Савиново" полиция бүлегенә алып килергә кушкан", ди Егоров.

7 мартка каршы төндә Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре Навальный штабы волонтерының машинасын да туктаткан иде. Бераздан "Э" үзәге хезмәткәрләре килеп волонтерның букчасыннан 39 листовка алып китте, Активистның үзенә дә полиция бүлегенә барырга кушылды. Соңрак ул җибәрелде.

XS
SM
MD
LG