Блюмга полиция бүлегенә барырга кушылган. Тәртип саклаучылар белән машинада барганда аннан сайлауга бару-бармавы, аның һәм әнисенең кем өчен тавыш бирәчәге турында сораштырганнар. "Заречный" полиция бүлегендә волонтердан 7 мартка каршы төндә Русия сайлау комиссиясенең рекламнары өстенә "алар алдый", "забастовка" дип язылган стикерлар ябыштырып йөрүдә шикләнелгән Ford машинасындагы кешеләр белән бергә булмадыңмы дип тә сораганнар.
Активист сүзләренчә, полиция "тирә-якта барысын да тикшерә, аны гына түгел".
"Полиция хезмәткәрләре бармак эзләрен алуны таләп итте, ләкин мин баш тарттым. Машинада булуым-булмавым турында, Конституциянең 51нче маддәсенә сылтанып, аңлатма бирүдән дә баш тарттым", дип сөйләгән Дмитрий Блюм Idel.Реалиига.
Бераздан активистны чыгарып җибәргәннәр.
7 мартка каршы төндә Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре Навальный штабы волонтерының машинасын да туктаткан иде. Бераздан "Э" үзәге хезмәткәрләре килеп волонтерның букчасыннан 39 листовка алып китте, Активистның үзенә дә полиция бүлегенә барырга кушылды. Соңрак ул җибәрелде.