Евразиянең төрле урыннарыннан йөзләрчә кеше зур галимнең үлеменә кайгы белдерә һәм аның хезмәтләренә, төрки халыкларның үзаңын ныгытуга керткән өлешенә югары бәя бирә.
Мурад Аджи озак авырудан соң 7 мартта Мәскәүдә 72 яшендә вафат булды.
Аджи китапларында төрки “халыкларның бөек күченүе” турында үз һипотезасын тәкъдим итә. Аның һипотезасына күрә, Русия тарихы IX гасырдан түгел, ә кимендә 2,5 мең ел элек Алтайда башлана. Аның фикеренчә, кешелек цивилизациясе тарихында зур үзгәрешләр нәкъ менә шунда була. Дала халыклары, ягъни төркиләр этник үзенчәлеккә карап түгел, ә тәңречелек дине тирәсендә тупланган булган. Аджи дала төркиләрен иң борынгы һәм тәрәккый иткән халыкларның берсе дип саный.