Accessibility links

Кайнар хәбәр

SIPRI: дөньяда корал сату күләме биш елда 10 процентка арткан


Дөньяда корал сату күләме 2013-2017 елларда 10 процентка арткан. Иң күп корал сатучы ил булып АКШ тора.

Хәрби тауарларны экспортка күпләп чыгаручы илләр булып АКШ, Русия, Франция, Германия һәм Кытай тора. Әлеге илләргә корал экспортының 74 проценты туры килә. Бу хакта Стокһольмда урнашкан дөнья проблемнарын өйрәнү институты (SIPRI) хисабыннан күренә.

В 2013–2017 елларда Азия һәм Океаниягә, Якын Көнчыгышка корал сату 2008-2012 еллар белән чагыштырганда арткан. Ә Африка, Көньяк һәм Төньяк Америкага, Европага сату киресенчә, кимегән.

Корал сатуда АКШ өлеше 34 процент тәшкил итә. 2008-2012 еллар белән чагыштырганда, Вашингтон корал сатуны 25 процентка арттырган. Русия корал сатуны 7 процентка киметкән. Бу нефть бәяләре төшү, Европа берлегенең һәм АКШның Русиягә чикләүләр кертү белән бәйле диелә.

Русия президенты Владимир Путин соңгы юлламасында хәрби кораллар белән мактану, аларны зур экраннарда күрсәтү, дошманнарны кисәтү һәм куркытуга зур урын бирелгән иде. Кайбер белгечләр моны Кремльнең яңа кораллану ярышы игълан итүе дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG