Әлеге чикләүләр исемлектәге кешеләрнең һәм ширкәтләрнең финанс активларын туңдыруны һәм аларны Европа берлеге дәүләтләренә кертмәүне күздә тота.
Элегрәк Европа берлеге Русиягә карата икътисади чикләүләрне дә озайткан иде. Моннан тыш, Кырым һәм Акъярга аерым чикләүләр кертелгән. Алар 23 июньгә кадәр гамәлдә.
Европа берлеге һәм АКШ Кремльгә каршы чикләүләрне Русиянең Кырым аннексиясе һәм Донбасстагы низагка тыкшынуы өчен керткән иде. Мәскәү Кырым аннексиясен "тарихи гаделлекне тергезү" дип атый һәм Украина көнчыгышындагы сугышта катнашуын инкарь итә.