Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнчыгыш Казакъстанны су баса: татарлар да борчуда


Көнчыгыш Казакъстанда көчле су басулар күзәтелә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:16 0:00
йөкләү

Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең берничә районында көчле су басулар күзәтелә. Өскәмәндәге татар үзәге башлыгы ярдәм кирәк булса, фонд ачарга әзерлекне әйтә.

Көнчыгыш Казакъстан өлкәсендә кар эрү һәм көчле явым-төшемнәр сәбәпле су басулар күзәтелә. Өлкә җитәкчелеге су суырту өчен шактый техника бүлсә дә, җирле халык аның файдасын күрми. Йортларның күбесен су баскан, иске йортлар ишелә башлаган. Татарлар күпләп яшәгән Семейда хәлләр әлегә тотрыклы. Бу хакта Азатлыкка анда яшәүче Дамир Хөсәенов әйтте. Ул Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе башкаласы Өскәмәндә (Усть-Каменогорски) берничә көн яңгырлы кар явуы һәм аның җыештырылмавы сәбәпле, өйләрне су басуын әйтә.

Өскәмәндә 20 ел татар үзәгенә йөргән Роза Цис Азатлыкка әйтүенчә, шәһәрдә ике меңләп татар яши, аларга әлегә бернинди куркыныч юк.

"Бүген кар яуды, юлларда боз, балалар мәктәпкә китмәде. Урамга чыгып булмый. Әлегә бернинди дә куркыныч юк, әмма су басу ихтималы турында даими смс-хәбәрләр килеп тора. Су килү дәвам итә", ди ул.

Роза ханым сүзләренчә, өлкәдә татарларның күбесе инде урыслашкан, яки катнаш гаилә корган. "Өлкәннәр Татарстанга, Русиягә күченде. Урта буынның күбесе - катнаш гаиләләр", ди ул.

Февраль азагында Алматы янындагы районнарны да су баскан иде
Февраль азагында Алматы янындагы районнарны да су баскан иде

Татар үзәге җитәкчесе Сабирҗан Фәизов ​су басу ихтималы алдан ук билгеле иде, әмма җитәкчелек тарафыннан әзерлек җитәрлек дәрәҗәдә булмады ди.

"Бүген Өскәмәннән башкала Астанага һава аланына бардым. Проблемнар сәбәпле, күпләр килеп җитә алмады. Юллар ябык", ди ул.

Фәизов сүзләренчә, әлегә татарлардан зарланучылар булмаган, әмма ярдәм кирәк булса, ул фонд оештырырга әзерлеген әйтте.

Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Зайсан шәһәрендә һәм шул ук исемдәге район авылларында да беркадәр татарлар яши. Аларның әти-әниләре 1939-40 елларда "җәннәт тормышы" вәгъдә ителгәнгә Татарстанның Теләче районыннан күченеп китә. Бер өлеше авыр тормышка түзә алмыйча кире кайта, ә Казакъстанда калганнарның балалары күпчелеге инде казакълашкан, аларны шала-казакъ, ягъни яртылаш казакъ дип әйтәләр. Андыйлар Зайсан төбәгендә 500ләп кеше бар.

Бейбит Абдуллин
Бейбит Абдуллин

Зайсан шәһәрендә яшәүче Бейбит Абдуллин сүзләренчә, әлеге су басу вакытында иң зур зыян Шалкар авылына килгән. Бу авылда да чыгышлары белән татарлар яши. Көчле яңгырлар сәбәпле барлыкка килгән су ташкынына Шалкар авылы яныннан узучы, күтәртеп салынган Омски-Майкапчагай юлы буа булып торган.

"Күпләрнең өйләренең тәрәзәләренә кадәр су күтәрелде, балчык һәм салам кушып сугылган кирпечтән салынган йортлар бөтенләй яраксыз хәлгә килде. Хәзер аларның нинди зыян күргәнен бәялиләр, аннан чыгымнарны капларлар дип уйлыйбыз", диде Азатлыкка Абдуллин.

Аның сүзләренчә, авылга бүтән куркыныч янамый, чөнки әлеге юлның авыл янындагы өлешен җимереп зур торбалар салганнар.

Аеруча куркыныч хәл Аягоз районында күзәтелә. Элек монда татарлар күпләп яшәсә дә, хәзер инде алар аз калган.

"Күпләре Русиягә күченеп китте", ди Дамир Хөсәенов.

Элегрәк кар эрү сәбәпле, Алматының берничә районында да йортларны су баскан иде.

XS
SM
MD
LG