Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: Скрипальгә һөҗүм артында Русия торуы ихтимал


Рекс Тиллерсон
Рекс Тиллерсон

Дүшәмбе АКШ дәүләт секретаре Рекс Тиллерсон Британиядә Сергей Скрипаль һәм аның кызын агулауны "шаккатырлык хәл" дип атады. Аның фикеренчә, "моның артында Русиянең торуы күренә".

Америка журналистларына интервьюда АКШ дәүләт секретаре Рекс Тиллерсон Русиянең "без максатларын тулысынча аңлап бетермәгән гамәлләренә" борчылу белдерде. "Әгәр бу һөҗүмне чынлап та Русия оештырган икән, бу бик җитди гамәл", ди Тиллерсон.

Соңрак Дәүләт департаменты белдерү белән чыкты. Анда "Русия янә шундый нәрсәләр белән шөгыльләнә башлаганга охшый" диелә һәм моңа ачу белдерелә.

Шул ук вакытта Кушма Штатлар әлеге хәл өчен турыдан-туры Кремльгә гаепләү белдерми. Тиллерсон Скрипальне үтерергә омтылуның Русия хөкүмәте кушуы белән оештырылу-оештырылмавы турында билгеле булмавын таный. Дәүләтнең мондый эшкә баруын күзаллау авыр ди дәүләт секретаре. Аның сүзләренчә, Скрипаль һәм аның кызын агулаган матдәне куллану мөмкинлеге бик аз кешегә генә бирелгән.

12 мартта Британия премьер-министры Тереза Мэй Скрипальне һәм аның кызын агулау өчен зур ихтимал белән Русия җаваплы дип белдерде.

Аның сүзләренчә, Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлия Русиянең хәрби ширкәтләрендә җитештерелә торган матдә төрендәге агу белән агуланган.

66 яшьлек элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның 33 яшьлек кызы Юлия 4 март көнне авыр хәлдә Солсбери шәһәре үзәгендә табылган иде. Ата белән кыз һәм алар янына беренче булып килеп җиткән полиция хезмәткәре хастаханәгә салынды.

XS
SM
MD
LG