Accessibility links

Кайнар хәбәр

Собчак Кырымны "бәлаләр һәм зур проблемнар" чыганагы дип атады


Ксения Собчак
Ксения Собчак

Русия президентына намзәт Ксения Собчак "Беренче каналда" дебатлар вакытында Кырымны киләчәк буыннарга хәл итәргә туры киләчәк "бәлаләр һәм проблемнар чыганагы" дип атады.

"Бүген безгә чикләүләр, бәлаләр һәм бөтен дөнья белән мөнәсәбәтләрдә зур проблемнар тудырган Кырым мәсьәләсен минем балаларга да хәл итәргә туры киләчәк әле. Бу зур проблем" диде Собчак.

Ул шулай ук Кырымга һуманитар миссия белән барырга җыенуы турында әйтте. Ярымутрауга сайлау алды агитациясе белән барырга планлаштыруы турындагы хәбәрләрне Собчак "ялган" диде.

6 мартта Ксения Собчак Украина илчелегенә мөрәҗәгать итеп, Кырымга керүгә рөхсәт сораган иде. Анда ул "ярымутрауда килеп туган вазгыятьтән канәгать булмаган кырымтатарлар белән очрашып сөйләшмәкче" булуын белдерде.

Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин Собчакның мөрәҗәгатен "сәяси шизофрения" дип атады. 7 мартта Собчак Украинаның "Миротворец" исемлегенә кертелде. Ул 2014 елда Кырымга канунсыз барган диелде.

2017 елның октябрендә журналистлар белән очрашуда Ксения Собчак "халыкара хокуклар нигезендә, Кырым Украинаныкы" дигән иде. Федераль иминлек хезмәте Собчакның әлеге белдерүенә лингвистик анализ ясады һәм Русиянең территориаль бөтенлеген бозуга өндәү күрмәде.

Кырым Русия тарафыннан 2014 елда Украина кануннарын бозып, Кырымга Русия үз гаскәрләрен кертеп уздырылган, әмма халыкара җәмәгатьчелек танымаган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләнде. Дөнья җәмәгатьчелеге Кырымның Русиягә кушылуын танымый, ярымутрауны Украина җире дип саный.

XS
SM
MD
LG