Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа янында чүп эшкәртү корылмасы төзергә җыеналар


Башкортстанда Уфа районының Жуковский авыл биләмәсендә чүп эшкәртү корылмасы төзергә җыеналар. Инвестиция күләме 111,9 млн сум дип белдерелә.

Комплекста 67 кешегә эш биреләчәк, дип яза Башкортстан матбугаты республиканың иктисади үсеш министрлыгына сылтанып.

Инвестицияләр күләме 111,9 млн сум тәшкил итәчәк диелә. Төзелеш өчен җир кишәрлеге бәйге уздырмый гына биреләчәк, шулай ук милек салымы ташламалары да каралачак.

Комплекста икенчел чималны җыю һәм эшкәртү мәйданы, администартив биналар да булачак.

Корылманы 2018 ел ахырына төзеп бетереп эшләтеп тә җибәрмәкчеләр. Эшкәртү өчен чимал Башкортстанның төньяк районнарыннан һәм Уфадан китереләчәк.

Шушы ук авыл биләмәсендә Сергеевка авылы янында биш ел элек чүп яндыру корлымасы төзү планлаштырылган иде. Япониядән инвесторлар килә дигән хәбәрләр дә булды. Ләкин инвесторлар баш тартты, ә корылма төзү өчен 3,5 млрд сум республика казнасында табылмады. Район халкы да корылмага каршы иде.

Казанда да чүп яндыру корылмасы турында сүзләр озакка сузылды. Әлегәчә аның төгәл урыны билгеле түгел. Гәрчә аны инде былтыр көз көне үк төзи башларга җыенган иделәр. Казанда әлеге төзелешкә каршы чаралар узып тора.

XS
SM
MD
LG