Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вил Мирзаянов: "Скрипаль агуланган матдәне Русия генә ясый ала"


Вил Мирзаянов
Вил Мирзаянов

"Новичок" агуын уйлап табучыларның берсе саналган, хәзерге вакытта АКШта яшәүче галим Вил Мирзаянов Сергей Скрипальне агулауга Русиянең генә катышы була ала дип саный. Лондон полициясе мәгълүматына караганда, Русиянең элекке күзләү офицерын агулау өчен нәкъ шул матдә кулланылган.

Вил Мирзаянов үзенең бу фикерләрен The Daily Telegraph басмасына белдергән.

Вил Мирзаянов Совет берлеге вакытында яңа төр химик корал уйлап табуда катнашкан галим. 1996 елдан бирле АКШта яши. Мирзаянов сүзләренчә, "Новичок" исемле нерв-паралитик матдә башка шундый матдәләрдән 10 тапкырга көчлерәк, кешегә эләккән очракта, аны дәвалап булмый. "Бу кешене (Скрипаль - ред.) һәм аның кызын үлгән дип әйтергә була. Алар исән калган очракта да тернәкләнә алмаячак", ди ул.

Мирзаянов мәгълүматына күрә, әлеге матдәнең берничә граммы да бик күп кеше өчен үлем куркынычы тудыра ала. "Җәй көнне 500 кешене үтерү өчен аның ике граммы да җитә", ди химик. Мирзаянов Солсбериның башка кешеләре дә агуланган булуы мөмкин дип борчылу белдерә.

Мирзаянов мондый нерв-паралитик матдәне бары тик Русия генә кулланырга мөмкин ди. "Русия генә эшли ала моны. Алар аны дипломатик багаж белән теләсә кая җибәрә ала", дип саный галим.

Әлеге химик матдәнең формуласы сер булып саклана дип белдерелә. Британиягә аның зыянсыз компонентларын алып кереп, кирәкле урында кушып, агу ясарга мөмкиннәр.

Русия күзләү идарәсенең элекке полковнигы Сергей Скрипальгә каршы "Новичок" дип аталган химик корал кулланылуы турында дүшәмбе Британия хөкүмәте җитәкчесе Тереза Мэй белдерде. Мэй Скрипаль йә Русия һөҗүме корбаны булган, йә Русия агуның үз лабораторияләренең берсеннән алып чыгуга юл куйган дип саный.

Мэй чыгышыннан соң Федерация шурасы әгъзасы Игорь Морозов әлеге матдә запаслары халыкара килешүләр нигезендә Русиядә юк ителде диде.

66 яшьлек элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның 33 яшьлек кызы Юлияне 4 март көнне авыр хәлдә Британиянең Солсбери шәһәре үзәгендә табылган иде. Ата белән кыз һәм алар янына беренче булып килеп җиткән полиция хезмәткәре хастаханәгә китерелгән.

Вил Мирзаянов 1992 елда совет вакытында яңа төр химик корал ясау эшенең нечкәлекләрен ачып "Отравленная политика" дип аталган мәкалә бастырган иде. Әлеге мәкаләдән соң ул дәүләт серен чишү өчен кулга алынды. 1994 елда Мирзаяновка карата җинаять эше ябылды. 1996 елда ул АКШка китте.

XS
SM
MD
LG