Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең 23 дипломаты Британиядән чыгарылачак


Тереза Мэй Британ парламентында чыгыш ясый
Тереза Мэй Британ парламентында чыгыш ясый

Британия Русиянең 23 дипломатын илдән чыгарып җибәрәчәк. Бу хакта премьер-министр Тереза Мэй белдерде. Моннан тыш, ике ил арасында югары даирәләрдә элемтәләр өзеләчәк.

Тереза Мэй шулай ук Британиянең рәсми затлары Русиягә футбол дөнья беренчелегенә бармаячак дип тә белдерде.

Британия Вена конвенциясенә ярашлы күзләүчеләр буларак танылган 23 дипломатны илдән чыгарачак диде Мэй. Аларга моның өчен бер атна вакыт бирелә.

Мэй сүзләренчә, бу соңгы 30 елда иң зур шундый дипломатларны илдән чыгару чарасы һәм бу Русия күзләү хезмәтенең Британиядәге эшчәнлегенә зыян салачак.

Моннан тыш, Британия халкына куркыныч тудыру өчен файдаланырга мөмкин булган Русия активлары да туңдырылачак диде Мэй.

66 яшьлек элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның 33 яшьлек кызы Юлия 4 март көнне авыр хәлдә Солсбери шәһәре үзәгендә табылган иде. Британия хөкүмәте җитәкчесе аларга каршы "Новичок" дип аталган химик корал кулланылуы турында белдерде һәм Русиядән аңлатмалар таләп итеп ультиматум куйды.

Мәскәү агулауга катнашы юклыгы турында белдерде.

Әлеге хәлләргә бәйле Британия тышкы эшләр министрлыгы БМО Иминлек шурасыннан ашыгыч утырыш уздыруны сорады.

XS
SM
MD
LG