Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грудининның Татарстандагы штабы КПРФ намзәтенә каршы хакимият басымы турында белдерде


Павел Грудинин Казанда

Русия президенты вазифасына КПРФ намзәте буларак теркәлгән Павел Грудининның Татарстан штабы җитәкчесе Артем Прокофьев үзләренә карата Татарстанда хакимият басымы булуын белдерде. Ул сайлау баннерларын алып кую, махсус газетны канунсыз дип тану, агитаторларны тоткарлау очраклары турында сөйләде.

15 март КПРФның Татарстан бүлегендә Павел Грудининның республикадагы сайлау алды штабы җитәкчесе Артем Прокофьев сайлау алды кампаниясенә беренчел нәтиҗәләр ясады.

Прокофьев сүзләренчә, баштарак җиңелчә генә басым булган. "Баннерларны алдылар, безнең газетны канунсыз дип таныдылар, ләкин соңрак агитаторларны тоткарлаулар башланды", диде штаб җитәкчесе.

Тоткарлау очраклары Казанда, Чистайда, Әлмәттә, Алабугада теркәлгән. Волонтерларны полиция бүлегенә китергәннәр, ләкин соңрак беркетмә төземи генә чыгарып җибәргәннәр, чөнки хокук бозу таба алмаганнар.

"Без моны басым ясауның бер формасы дип саныйбыз. Чөнки кешене полиция бүлегенә алып киләләр, аны бер сәгать буена шунда тоталар. Бу нәрсә? Безнең волонтерлар Навальный һәм Грудинин агитаторларын тоткарларга өстән кушылган дип сөйлиләр. Мин моны басым ясау формасы дип саныйм", диде Прокофьев. Аның әйтүенчә, 15-17 кеше тоткарланган.

Прокофьев шулай ук Павел Грудинин Казанга килгән көнне шәһәрнең дүрт мәйданында пикет уздыру турында белдерү хаты тапшырулары, ләкин бер генә урында уздырырга рөхсәт алулары турында сөйләде.

"Бу Казан башкарма комитетының канун бозуы турында сөйли. Алар дүрт пикетны да бер вакытта бер урынга җибәрделәр. Без прокуратурага мөрәҗәгать итәчәкбез", ди коммунист.

Моннан тыш ул полициянең "Русия коммунистлары" активистларына Грудинин белән очрашу узган Ленин исемендәге мәдәният йорты янында пикет уздыру мөмкинлеге бирүе турында әйтте. Аның сүзләренчә, хакимиятләр белән әлеге чараны бераз гына читтәрәк булган Дементьев һәйкәле янында уздыру килештерелгән булган.

Русия президентлыгына намзәт Павел Грудинин Казанга 13 мартта килгән иде.

XS
SM
MD
LG