Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русиягә карата чикләүләрне киңәйтте


АКШ финанс министрлыгы
АКШ финанс министрлыгы

АКШ финанс министрлыгы Русиягә карта чикләүләрне киңәйтү турында карар чыгарды. Исемлектә 14 кеше һәм бер оешма.

Яңа чикләүләр исемлегенә кертелгән кешеләрнең барысы да диярлек Интернет эзләнүләр агентлыгында эшли. Агентлыкның үзенә дә чикләүләр кертелгән. Февраль уртасында АКШның махсус прокуроры Роберт Мюллер аларны 2016 елда АКШ президенты сайлавына тыкшынуга гаепләде.

Кайбер басмалар язуынча, "трольләр фабрикасы" дип аталган әлеге агентлык белән эшмәкәр Евгений Пригожин да бәйле. Пригожинны Русия президентының дусты дип саныйлар.

Март башында Путин NBC News телеканалына интервьюда бу эшмәкәр белән танышлыгын раслады, ләкин дусты булмавын әйтте. Пригожин һәм аның "Конгорд менеджмент" һәм "Конкорд Кейтеринг" ширкәтләре чикләүләр исемлегенә элегрәк кертелгән иде.

АКШта узган президент сайлавына Русиянең тыкшынган булу мөмкинлеге тикшерелә. Трамп штабы демократлар намзәте Һиллари Клинтонга каршы Кремль белән яшерен рәвештә килешеп эш иткән булырга мөмкин диелә. Трамп та, Кремль дә моны кире кага.

XS
SM
MD
LG