Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сайлауда кем җиңәсе алдан билгеле"


Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге утырышы

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге 18 март Русия президентын сайлауда кемгә тавыш бирү мәсьәләсен тикшерде. Милли мәнфәгатьләрне яклардай намзәт күренмәү сәбәпле татар-башкорт оешмалары беркемгә дә өстенлек бирмәскә булды.

Утырышта фикерләр төрле булды. Чыгышларда Владимир Путин, Павел Грудинин, Григорий Явлинский һәм Ксения Собчак тикшерелде. Калган намзәтләр телгә алынмады. Павел Грудининның сталинчыл булуы, коммунистлардан чыккан кешенең милли мәсьәләләрдә ТИҮ белән карашлары туры килмәве билгеләнде. Ксения Собчакның Владимир Путинны сайлану хокукы булмавы уңаеннан мәхкәмәгә бирүе һәм Кырым мәсьәләсендәге позицияләре уңай бәя алды. Шулай ук аның татар телен күпме укытырга кирәклеген Мәскәү хәл итәргә тиеш түгеллеге турында интернеттагы фикерләре дә искә төшерелде.

Уфа татарлары мәдәниятен һәм мәгарифен үстерү фонды рәисе Наил Хәкимов:

Наил Хәкимов
Наил Хәкимов

"Сүземне бер мәзәктән башлыйм. Имеш, сайлаудан соң Владимир Путинга ике яңалык, начар һәм яхшы хәбәр булуын ирештерәләр. “Яхшысы нинди?” – ди ул. “Сез президент булдыгыз”, – диләр аңа. “Ә начары нинди яңалык?” “Сезне беркем дә сайламаган”, – диләр аңа. Без теләсәк тә, теләмәсәк тә, кемнең сайлануы алдан ук билгеле.

Интернетка керә белмәүчеләр Русиянең бүгенге җитәкчесен кат-кат сайларга да әзер

Заманында ачлык, ялангачлык күргән, тормышның авырлыгын үзе аша үткәргән кешеләр бүгенге тормышка бик канәгать. “Сугыш кына була күрмәсен”, диләр. Алар бүгенге тормышның шулай дәвам итүенә риза, башкасы кирәкми. Сүз иреге дә, оныкларының урыслашуы өчен дә алар борчылмый. “Сугыш кына булмасын”... Алар рәсми матбугат, телевидениедән тыш башка мәгълүматны белми. Тавыш бирүчеләрнең күпчелеген менә шундыйлар тәшкил итә. Ягъни интернетка керә белмәүчеләр Русиянең бүгенге җитәкчесен кат-кат сайларга да әзер”, диде интернетта балык кебек йөзгән 84 яшьлек Наил Хәкимов. Ул һәм тагын берничә кеше Григорий Явлинскийны сайларга кирәк дип исәпләвен белдерде.

Әйткәндәй, Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең утырышлары Рамил Бигновның офисы сүтелгәннән соң “Яблоко” фиркасе бинасында уза. “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың” сүзе бу очракта дөрес булып чыкмады. “Яблоко” бинасында утырып, Григорий Явлинский файдасына чыгарылган гәзит өемнәре арасында урнашкан иҗтимагый үзәк әгъзалары аерым намзәткә тавыш бирү карарына килмәде. Сайлау уңаеннан кабул ителгән мөрәҗәгатьтә шундый юллар бар:

"Русия бүген үзгәрешләр кичерүгә әзер түгел. Җиңүченең кем булачагы билгеле. Милли сәясәттә ачык кына позициясен белдергән, милли мәктәпләрне тергезү, телне үстерү, мәдәниятне саклау өчен конституция хокукларыннан тулысынча файдалануны тәэмин итәргә ышандырган намзәт юк. Шуңа Башкортстан татар иҗтимагый үзәге аерым намзәткә өстенлек бирми, сайлауны һәркемнең үз ихтыярына калдыра."

Дөнья конгрессы рәсми сәхифәсе аша президент сайлауда Путин өчен тавыш бирергә чакырган иде. Без Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимовның да фикерләрен белештек.

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов

“Хәтерегездә булса, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты 2003 елда узган республика президентын сайлау алдыннан кайсы намзәткә тавыш бирү кирәклеген тикшергән иде. Башкарма комитетның ул чактагы рәисе Эдуард Хәмитов Мортаза Рәхимовны яклап мөрәҗәгать кабул итү кирәклеген күтәрсә дә, аны хуплаучы булмады. Без ул чакта ук оешманы сәяси уеннарга катнаштырмый, андый мәсьәләләрне тикшерүне сәяси фиркаләргә калдырган идек.

Бүген дә безнең Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты җыелып сайлау мәсьәләсен күтәрсә, карашлар төрле булыр, бер фикергә килеп булмас иде. Шуңа күрә сайлауда кемгә тавыш бирү мәсьәләсен һәркемнең үз ихтыярына куябыз. Ә инде шәхси фикеремә килгәндә, мин ул дөнья татарлары конгресы мөрәҗәгате эчтәлеге белән килешәм. Шәхсән Владимир Путинны яклыйм. Ләкин бу, әйткәнемчә, оешма позициясе түгел”, диде Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов.

Калган татар оешмаларының да, ТИҮдән кала, сайлау мәсьәләсендә махсус мөрәҗәгате булмады.

Бер намзәт тә федерализм, милли республикалар мәнфәгатен якламый

Башкорт оешмаларына килгәндә, бары тик бер "Башкорт" оешмасы гына сайлау уңаеннан мөрәҗәгать кабул итте. “Бер намзәт тә федерализм, милли республикалар мәнфәгатен якламавы, үз програмнарында өлешчә бу проблемнарны телгә алганнарының хакимияткә дәгъва итәр мөмкинлеге булмау сәбәпле, “Башкорт” оешмасы бер намзәтне дә якламый. Башкортстан республикасында һәр сайлаучының сәяси вазгыятькә үз карашы, шуңа күрә аерым намзәт файдасына яки каршы тавыш бирергә чакырмыйбыз”, диелгән “Башкорт” оешмасы мөрәҗәгатендә.

Башкорт милли хәрәкәте ветераннары да мөрәҗәгать белән чыкты. Анда “Путин Русиясе унитар гына түгел, ә империя дәүләте, Башкортстан анда бернинди хокуксыз таланган кол хәлендә. Башкорт милләте икенче сортлы халык” диелгән. Һәм “башкорт милләтенең бу уенда катнаша алмавы” әйтелгән.

Сайлау узуның икенче көнендә сайлаудагы мутлашулар, хәрәмләшүләр уңаеннан “Сул фронт” хәрәкәте урам җыены уздырырга җыена иде. Хакимият аларга рөхсәт бирмәде. 18 март Уфада “Кырым язы” исемле, 19 март “Бердәм Русия” фиркасенең сайлау нәтиҗәләренә багышланган урам җыеннары узачак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG