Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасы Русия президенты сайлавында бер намзәтне дә хупламый


Архив фотосы: 2017 елның 10 декабрендә "Башкорт" оешмасы корылтае
Архив фотосы: 2017 елның 10 декабрендә "Башкорт" оешмасы корылтае

"Башкорт" оешмасы Русия президенты сайлавында катнашучы намзәтләр арасында милли мәсьәләләргә тиешле игътибар бирүчеләр юк дип саный.

Башкортларның "Башкорт" иҗтимагый оешмасы 18 мартта узачак Русия президенты сайлавында бер намзәткә дә тавыш бирмәячәк. Оешма махсус белдерү белән чыкты.

"Русия президенты сайлавында катнашучы бер генә намзәт тә милли республикалар һәм федерализм мәнфәгатьләрен тулы күләмдә кайгыртмый. Үз програмнарында күпмедер дәрәҗәдә бу мәсьәләләргә игътибар биргән намзәтләр дә хакимияткә дәгъва итә алмый. "Башкорт" оешмасы бер генә намзәтне дә сайларга җыенмый", диелә анда.

Шул ук вакытта алар, һәр сайлаучының сәяси вазгыятькә үз карашы булуын искә алып, башкаларны да бу адымга барырга чакырмый.

"Шуңа без теге яки бу намзәтне сайлагыз яки сайламагыз дип үгетләмибез", диелә белдерүдә.

Узган елның 16 сентябрендә "Башкорт" оешмасы Уфада башкорт телен яклап урам җыены уздырды. Чарада катнашучылар республика башлыгы һәм мәгариф министрының вазифадан китүләрен таләп итте. Чара ахырында полиция "Башкорт" оешмасы рәисе Фаил Алчыновны тоткарларга тырышты, әмма халык моңа юл куймады. Шулай да, соңрак Алчынов, Юлай Аралбаев һәм Айнур Ишкилдиннарны полиция йортларыннан килеп алып китте.

10 декабрь Уфада "Башкорт" яшьләр оешмасының икенче корылтае узды. Анда башкорт теле һәм Мәсәкәү белән мөнәсәбәтләр мәсьәләсе күтәрелде.

XS
SM
MD
LG