Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:52

Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсендә "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчыновка карата мәхкәмә эше башланды. Ул полиция хезмәткәренә буйсынмауда гаепләнә.

Оешманың тагын бер җитәкчесе Руслан Габбасовка нинди гаеп тагылуы әлегә билгеле түгел.

16 сентябрь Уфада башкорт телен яклап урам җыены узды. Чарада катнашучылар республика башлыгы һәм мәгариф министрын вазифадан китүләрен таләп итте. Чара ахырында полиция "Башкорт" оешмасы рәисе Фаил Алчыновны тоткарларга тырышты, әмма халык моңа юл куймады. Шулай да соңрак Фаил Алчынов, Юлай Аралбаев һәм Айнур Ишкилдиннарны полиция йортларыннан килеп алып китте һәм берничә сәгать тоткарлаудан соң иреккә чыгарды. Алчыновка "хакимиятләр белән килешенмәгән митинг оештырганы" өчен беркетмә төзелгән иде.

Фаил Алчынов белән Руслан Габбасовның янәдән тоткарлануы турында 18 сентябрь төштән соң "Башкорт" оешмасының Вконтакте төркемендә хәбәр ителде. Активистларны китергән полиция бүлегенә юрист Гарифулла Яппаров һәм КПРФның Башкортстан бүлегенең беренче секретаре, Уфа шәһәр шурасы депутаты Юнир Котлыгуҗин да килгән, ләкин аларны кертмәгәннәр.

Яппаров "Идел.Реалии"га белдерүенчә, ул полиция хезмәткәрләренең канунсыз гамәлләрен прокуратурага шикаять итәргә җыена.

ProUfu сайты язуынча, "Русия-Башкортстан" тележурналисты Идел Алчынов та тоткарланган. Аның янына эктремизмга каршы тору үзәге хезмәткәрләре килгән. Идел "Башкорт" оешмасы җитәкчелеренең берсенең энесе диелә. Ул да шимбә башкорт телен яклап митингка чыккан булган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG