Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Немцовка истәлек тактасы ачылышында гаиләсе һәм тарафдарлары катнашмый


Ксения Собчак
Ксения Собчак

16 мартта Мәскәүдә өч ел элек үтерелгән оппозиция вәкиле Борис Немцов яшәгән йортта истәлек тактасы ачыла. Ләкин моны "президент кампаниясе вакытында сәяси максатлардан файдаланалар" дип, Немцовның туганнары ачылышта катнашмавын белдерә.

Борис Немцовка истәлек тактасын кую җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән Русия президентына намзәт Ксения Собчак мөрәҗәгате белән рөхсәт ителде. Ләкин Немцов тарафдарлары һәм аның гаиләсе ачылышта катнашмавын белдерде.

Борис Немцов нигез салган "Солидарность" ошемасы җитәкчесе Илья Яшин әлеге ачылышны Собчак тарафыннан оештырылган сайлау алды чарасы дип саный. "Немцов истәлеген агитация максатларында файдалану бездә уңайсыз хис калдыра. Истәлек тактасы кую - җәмәгатьчелек тарафыннан басым астында барды, бу Мәскәү мэры Сергей Собянинның ихтыяри гамәле булмады" дип язды Яшин Фейсбукта.

Оппозиция җитәкчесенең кызы Жанна Немцова да "әтинең истәлеген сәяси эшчәнлектә файдалану безгә ошамый", ди.

Былтыр бер төркем активистлар Немцов яшәгән йортка мемориал такта элгән иде. Аны SERB хәрәкәте әгъзалары даими рәвештә алып торды. Мәскәү мэриясе исә такта канунсыз эленгән дип белдерде.

Русия президенты Владимир Путинны кискен тәнкыйтьләгән Борис Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү үзәгендәге Большой Москворецкий күперендә атып үтерелде. 2017 елның июлендә Чечнянең үтерүгә ялланган биш кешесенә төрмә җәзасы бирелде.

XS
SM
MD
LG