Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин тагын алты ел президент булып утырган чорда илдә нинди үзгәрешләр булу мөмкинлеге турында белгечләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре белән сөйләштек.

Сүз иреге кысылачак, икътисади яктан хәлләр авырлашачак, бәяләр артачак, Русиянең дөньядан изоляциясе көчәячәк, Путин унитар дәүләт төзүен, бердәм русияле милләт ясауны дәвам итәчәк дип саный Азатлыкка фикер белдерүчеләр.

Рафаил Хәкимов, Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире:

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

– Русия алга бармый һәм киләсе алты елда хәлләр тагын да авырлашырга мөмкин. Нефть бәясе бүгенге кебек торыр дигән өметләре зур, әмма гел шулай булачагына берсе дә гарантия бирә алмый. Ярый, бәя бер хәл, әмма нефтьне дә, газны да сату проблем бит. Ә Русиянең бөтен икътисады шуңа нигезләнгән. Икътисади яктан хәлләр авырлашачак. Бүген дә без аны татыйбыз. Бәяләр арта, салымнар да бүгенге кебек калмаячак, кешеләрнең кесәсенә керү дәвам итәчәк.

Путинның киләсе алты елында федерализмга өмет итәргә кирәкми

Русиядән илләр борылуын дәвам итә, изоляция көчәячәк. Уйлап карагыз, без бит берни дә җитештерә алмыйбыз, технология артта калган. Гап-гади хезмәт станоклары да юк. Русия Сколково бар дип әйтә, әмма шул ук Кытайда андый Сколковолар йөзләгән. Без берничек тә Көнбатыштан аерым үсеш ала алмыйбыз, бөтенесе бер-берсенә бәйле. Путинның киләсе алты елында федерализмга өмет итәргә кирәкми, аңа ясин чыгарылды. Унитар дәүләтне төзү дәвам итәчәк, ул ныгыячак. Төбәкләргә аерым караш булмаячак. Без моны татар теленә, башка милли республикаларның дәүләт телләренә карата һөҗүм нинди барганын күрдек.

Татарстан азмы-күпме аягында нык басып тора, башка төбәкләр белән чагыштырганда безнең нигезебез бар. Татнефтькә генә бәйле түгел, ул киңрәк. "Татнефть"кә кызыгу көчле, "Башнефть"не үзләштергән кебек килеп чыкмас дип өметләнәм. Әмма шик бар. Телгә басым булгач, шом көчәйде. Без федераль үзәккә артык ышандык. Безгә бу очракта үзебезгә хәрәкәт итәргә кирәк. Барысы да безгә нинди мөнәсәбәт икәнен аңлады булса кирәк, татарга, Татарстанга үзенә бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк булачак. Республика татар элитасын тәрбияли торган, сыйфатлы белем бирә торган татар гимназияләрен оештыру эшен тиз рәвештә булдырырга кирәк.

Павел Шмаков, Казанның "Солнце" мәктәбе мөдире:

Павел Шмаков
Павел Шмаков

– Мин әллә ни зур, аеруча яхшы якка үзгәрешләр көтмим. Ничек бар, шулай калыр, әмма әкрен генә режим халыкка карата катыланачак. Иреклек азаячак, күзәтү артачак, әмма шул ук вакытта җинаятьчелек тә кимер. Сүз иреге әле азмы-күпме бар, бәйсез каналлар, газетлар эшли, әмма аларның саны да азаер дип уйлыйм. Алар да авызын чамалап ачачак.

Әйе, Русиянең изоляциясе дәвам итәчәк, әмма без исән калачакбыз, чөнки ярымач килеш тә бөек илне төзибез дигән идея белән яшәүчеләр Русиядә шактый. Бәрәңге бар бит, сыер савыла бит дип шөкер кылыначак. Хәрби кораллану һәм галәмне яулау теләге каешларны буарга мәҗбүр итәчәк, әмма халыкның моңа исе китмәс.

Медицина да, мәгариф, социаль өлкәдә артка чигенеш булачак, технология үсеш алмаячак. Фәкыйрьләр саны артыр дип уйлыйм, байлар саны артык үсмәс, әмма алар бүгенгедәй хәйриячелек белән шөгыльләнәчәк. Без рухи яктан алга киткән милләт дигән фикер белән юану көчәячәк, башка кабатланмас рус җаны, рухы дип тәрбияләү дәвам итәчәк. Элек коммунизм идеясе белән яшәделәр, хәзер менә бөек милләт, бөек көчле дәүләт идеясе яшәтә.

Татарның 30 проценты телне тагын да ныграк өйрәнә башлаячак

Республикага килгәндә, авыр булса да без аякта нык басып тора беләбез. Чикләүләр булганда җирле җитештерүчеләргә ниндидер этәргеч булды. Татар теленә һөҗүм – коточкыч күренеш, әмма иманым камил халыкта милли үзаң артты. Татарның 30 проценты телне тагын да ныграк өйрәнә башлаячак, чөнки аларда федераль сәясәткә карата эчке каршылык туды. Татар әдәбияты да үсеш алыр дип уйлыйм. XIX гасырда рус әдәбиятына карата репрессияләр булды, әмма ул чор алтынга тиң классикларны тудыра алды. Бездә татар белән руслар дустанә яши, аерым милләт азчылык түгел, республикада яшәү начарланмас. Җитәкчеләр дә кайда башны ияргә дә, кайчан сүзне әйтергә икәнен дә белә. Вазгыятькә карата сыгылмалы була беләләр", диде Шмаков.

Фәүзия Бәйрәмова, җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, язучы:

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

– Путинның яңадан Русия президенты булып сайлануы – ул бөтен дөнья өчен хәвефле кыңгырау, шомлы сигнал булып тора. Чөнки Путин гына хакимияттә калмый бит, ул тудырган рәхимсез чекист режимы да хакимияттә кала. Әлбәттә, ул халыкны бераз тынычландыру өчен кайбер олигархларны төрмәгә утыртыр, губернаторларны алып ташлар, әмма хакимияттәге кара битлекле ерткычларга кагылмаячак һәм ил белән алар идарә итәчәк. Алар дөнья белән идарә итәргә ыргыла, ә бу бик куркыныч, Һитлерның тоткан юлын хәтерләтә, чикне узса, язмышы да шулай тәмамланырга мөмкин.

Милли республикаларны Путин аларның үз куллары белән юкка чыгарачак

Милли республикаларның хәле яхшы булмаячак. Путин аларны иң зур ялгыш, Русия астына куеп калдырылган бомба дип атады һәм ул бу ялгышны төзәтәчәк. Әлбәттә, ул Конституциягә кагылмыйм, диде, әмма моңа ышанырга ярамый. Милли телләр мәсьәләсендә дә ул шулай дигән иде, ә нәрсә белән бетте? Милли республикаларны Путин аларның үз куллары белән юкка чыгарачак, ягъни, тел мәсьәләсендәге кебек. Милли республикалар үзләре гадәти губернияга әйләнергә ризалык биреп, инициатива белән чыгарга мөмкиннәр, Путинга кул гына куясы кала.

Татарстанның җитәкчеләре дә алмашынырга мөмкин, чөнки Путин бөтен җитәкче урыннарга чекистлар командасы кешеләрен куя, бездә дә шундыйны табачаклар яки читтән китереп куярга мөмкиннәр. Ә инде күрше төбәкләр белән дә кушып куйсалар, без, татарлар, үзебездә азчылык булып калачакбыз, чөнки кайдан да миллионлаган урыс безгә килеп кушылачак һәм тормыш алар кушканча булачак.

Төрмәләр ризасызлык күрсәткән кешеләр белән тулачак

Русия дөньяда иң түбән хезмәт хаклы, иң түбән яшәү шартлары, иң зур хокук бозылулар булган, иң күп җинаятьләр кылынган илләр исемлегендә тора. Табигый газы, нефте, урман-тайгалары, алтын-көмеше, иксез-чиксез җирләре, диңгез-океаннары булган Русия бүген иң фәкыйрь илләр рәтендә тора. Ил халкының яртысы табигый газны куллана алмый, сусыз, юлсыз газап чигә. Халык моның талау сәясәте нәтиҗәсе икәнлеген аңлый, әмма бу хакимиятне алыштырырга көче җитми.

Минем фикеремчә, иртәме-соңмы Русия халкы бу карак хакимияткә каршы күтәреләчәк һәм бу хәл Путинның яңа президентлык чорында ук булырга мөмкин. Шуны сизенеп хакимият тә халыкны рәхимсез бастыруын дәвам итәчәк, төрмәләр тулачак. Әйе, төрмәләр ризасызлык күрсәткән кешеләр белән тулачак, моңа да әзер булып торырга кирәк.

СССРны яңадан торыгызга омтылып караячаклар

Зур дөнья мәсьәләсенә килгәндә, СССРны яңадан торгызу, Путинның бу президентлык чорында алар моңа омтылып караячаклар. Урта Азия республикаларын Кытай белән куркытып һәм мәкерле провокацияләр ясап, аларны Русия "куенына" куып кертергә тырышулар булачак.

Украинаны тулысынча басып алу яки анда үзләренең "курчак президентларын" куярга омтылыш булачак. Беларусны дә тынычлыкта калдырмаслар. Кавказ республикаларын бер чәйнәүдә йота алмаячаклар, аларны Грузияне чәрдәкләгән кебек бүлгәләргә һәм Русиягә кушарга тырышачаклар. Балтыйк буе республикаларын андагы урыслар темасы белән гел борчып торачаклар, әмма аларга тиз генә тешләре үтмәс, чөнки бу илләрнең артында НАТО тора, Америка, Европа илләре алар яклы. Шуңа күрә Русия бөтен агуын Америкага, Европа илләренә чәчәчәк, алардан үч алачак, аларга тынгы бирмәячәк.

Америка да тыныч кына карап тормас, берәгәйле итеп җавап бирергә мөмкин

Әлбәттә, Америка да моңа тыныч кына карап тормас, берәгәйле итеп җавап бирергә мөмкин. Бу инде зур сугышның башы дигән сүз, теге вакытлардагы кебек аны кем башлавы гына ачык түгел – Һитлермы, Сталинмы? Ә авырлыгы, бөтен газабы тагы халыкка булачак. Ә бәлки бу халык шушындый аянычлы нәтиҗәгә лаектыр, чөнки үз өстендә мондый тираннарны тоткан халыкның, белә торып Һитлер кебек маньякны сайлаган илнең язмышы шулай фаҗигале тәмамланырга тиештер? Һәм моның нәтиҗәсе буларак, Русия үзе дә юкка чыгып, Кытай империясенең бер субъекты булып калырга мөмкин.

Дөнья җәмәгатьчелегенә арты белән борылып баскан илне, килмешәк-типкегә әйләнгән илне, атом чукмары белән туктаусыз уңга-сулга селтәнгән илне бу хакимияте, аны сайлаган халкы белән Европа үзенә якын да китермәячәк, Русиягә Кытай белән генә кочаклашып, аның куенында эреп бетергә кала. Үзен мессия дип хыялланган Путин Русияне менә шундый упкынга алып бара. Һәм Кытай үз вакытын көтә. Бу фаҗигале хәлләр өчен Путин генә түгел, сайлауларда аның өчен тавыш биргән кешеләр дә гаепле булачак. Бу җинаять аларның да намусында.

Рәфис Кашапов, татар милли хәрәкәте активисты:

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Путин үзен Петр I патша кебек хис итә. Янәсе аңа барысы да рөхсәт ителгән. Демократик илләр бу сайлауны танымаска тиеш, ФСБ һәм шуның ише төрле оешмалар АКШ сайлавын нык боздылар. Хәтта чит илгә тыкшынган дәүләт үзендә тәртип урнаштыра алмаячак.

Санкцияләр аркасында халык тормышы бик авырая. 4 февраль көнне Сазлык мәйданында зур җыенда халык каршылыгын кискен белдерде. Халык күтәрелсә, алар куркып калалар. Халык күтәрелеп чыгарга һәм демократик көчләр үз сүзен әйтергә тиеш.

Татарстанны юкка чыгару документы инде бар. Алда татарларны урыслаштыру, христианлаштыруны көтелә

Татарстанны юкка чыгару документы инде бар. Алда без татарларны урыслаштыру, христианлаштыруны көтелә. Төрки халыклар, аерым алганда татар-башкорт, мари, чуаш, бурят, Дагыстан халкы һәм башкалар үз хокукларын якларга тиеш.

Путин Һитлерны хәтерләтә, чөнки III рейхстагтагы кебек хәлләр кабатлана. Заманында Германиядә Һитлер дәрәҗәсен күтәргән кебек Русиядә Путинныкын күтәрү бара.

Назыйф Мириханов, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Мәскәүдәге элекке вәкиле​:

Назыйф Мириханов
Назыйф Мириханов

– Икътисад. Русиянең эчке халәте маятник хәрәкәтен хәтерләтә. Хәзерге вакытта ил белән идарә итү бик нык үзәкләштерелгән һәм бер кеше тарафыннан гына башкарыла дияргә була. Бүген Көнбатыш тарафыннан Русиягә һибрид сугыш игълан ителгән хәлдә, җирле һәм төбәк икътисадында көннән-көн күбәя торган катлаулы мәсьәләләр Мәскәү белән канәгатьсезлекне көчәйтергә мөмкин.

Русиядә эчке икътисади халәт федератив мөнәсәбәтләр ягына авышыр дип өмет итәбез

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, күренекле икътисадчы һәм сәясәтче Алексей Кудрин, Путинның сайлау штабы җитәкчесе, КамАЗ генераль директоры Сергей Когогин һәм башка алдынгы фикерле шәхесләр шактый кискен рәвештә илнең федератив дәүләт булуын һәм беречне чиратта, кичекмәстән бюджет һәм салым федератив мөнәсәбәтләренә күчәргә кирәклекне ассызыклап әйтеп киләләр. Алдагы елларда Русиядә эчке икътисади халәт федератив мөнәсәбәтләр ягына авышыр дип өмет итәбез.

Тел мәсьәләсе. Иманым камил, Русия алга таба милли мәсьәләдә хокукый күптеллелек юлына басмый икән, ул СССР язмышын кабатларга мөмкин. Соңгы вакытта бу мәсьәләдә бик нык артка тәгәрәү килеп чыкты. Миңнеханов әйтмешли: гаеп атта да, тәртәдә дә бар.

Татар мәгарифе юнәлешендә эшебез иксез-чиксез: булган кануннар нигезендә мөмкинлекләрдән тулырак файдалану кирәк, чөнки кайбер очракларда татар халкының үзенең дә активлыгы җитми, битарафлыгы күренә; кайбер кануннарга үзгәрешләр кертү яки аларны көченнән чыгару һәм башкалар. Татарстан республикасы дәүләт теле саналган татар теленең төбәк мәгариф системындагы статусын, хокукларын федераль кануннар белән беркетү кирәк. Русиядән бер телле һәм бер милләтле дәүләт ясарга тырышу зур хата, аңа юл куярга ярамый.

Искәндәр Ясәвиев, социология фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе:

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

– Вазгыятьнең ничек үзгәрүен исәпкә алганда киләчәктә илдә хокук һәм ирекләрне чикләү дәвам итәчәк. Русия "элитасы"ндагы куәт оешмалары вәкилләренең йогынтысы артачак. Халыкара дөньядан илне аерып бикләнү дә дәвам итәчәк.

Татарстанга килгәндә, республика Конституциясендә язылган принциплар: федерализм һәм мөстәкыйльлектән чигенү дәвам итә.

Яшьләр үзгәрешләр таләп итә башлады

Өмет тудыра торган күренешләр дә бар. Русия телеканалларының йогынтысы кими. Яшьләр үзләренең көндәлек мәшәкатьләреннән тыш, җәмәгатьчелек чараларына чыгып, ешрак үзгәрешләр таләп итә башлады. Алар үз позицияләрен генә саклап калырга омтылган хакимияттәгеләрнең теләкләре зур тизлек белән үзгәрешләр кичергән дөньяга туры килмәвен күрә. Русияне һәм Татарстанны әһәмияткә ия үзгәрешләр көтәчәгенә ышанам. Минемчә, бу үзгәрешләргә әзерләнү, ярдәм итү, хакимият алышынгач кылачак гамәлләреңне алдан уйлау кирәк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG