Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президентлыкка намзәтләр. Белешмә


Русия президенты вазифасына намзәтләр
Русия президенты вазифасына намзәтләр

18 март Русия президентын сайлауда кемгә тавыш бирергә дип икеләнүчеләр өчен намзәтләрнең кайбер мөһим мәсьәләләргә карашларын чагылдырган кыскача белешмә әзерләдек. Игътибарга аларның милли телләргә мөнәсәбәте, төбәкләр вәкаләтләре, тышкы сәясәт, Кырым һәм мәгариф турында фикерләре алынды.

Сергей Бабурин (59) Русия халык берлеге​

Сәяси програмына милли телләрне урыс менталитетына нигезләп торгызу турында язган. Русияне унитар дәүләт итүгә каршы, федератив, мультиэтник корылыш тарафдары. Евразиядә Русиянең геополитик позицияләрен ныгыту турында яза. Кырым аннексиясен хуплый. БДИ системын бетереп совет мәгарифе системына кайтырга чакыра.

Павел Грудинин (57) КПРФ​

Урыс телен дә, башка бер генә телне дә мәҗбүри укытырга ярамый дип әйтте. Төбәкләргә күбрәк финанс һәм икътисади ирекләр вәгъдә итә. Тышкы сәясәттә дуслык түгел, бары мәнфәгатьләр генә күрә. Путинның Кырым сәясәтен хуплый. Мәгарифкә тулай җитештерү күләменең кимендә җиде процентын бирмәкче.

Владимир Җириновский (71) ЛДПР​

Урыс булмаган халыкларның телләрен өйрәни бары ихтыяри гына булсын диде. Милли республикаларны бетерергә чакырды. Путинның тышкы сәясәтен хуплый. Кырым аннексиясенә каршыларны мәхкәмәгә тартырга чакыра. “Китап кибетләренең аренда бәясен төшереп” мәгарифкә булышлык күрсәтергә тәкъдим итә.

Владимир Путин (65) партиясез​

Мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләрен укытуны атнага ике сәгать ихтыярига калдырды. Русия федерациясен унитар дәүләт итү юлында. Евразия интеграциясе калыбында империализм сәясәте, Көнбатыш белән каршылык, "урыс дөньясы" сәясәте алып бара. Икенче дөнья сугышыннан соң беренче мәртәбә Европада бер илнең икенче ил җирләрен аннексияләвен оештырды. 2013 елдан бирле мәгарифкә акчаларны киметә, хәрбиләргә арттыра.

Ксения Собчак (36) Граждан инициативасы​

Ксения Собчак Казанга килгәч мәктәпләрдә татар теленә һөҗүмне туктатырга чакырды. Ул шулай ук федерализм сүздә генә түгел, гамәлдә дә булырга тиеш, Мәскәүгә төбәкләр белән мөнәсәбәтләрне вәкаләтләрне бүлешү килешүе нигезендә корырга кирәк дип саный. Тышкы сәясәттә Европага йөз тота һәм Русияне Европа иле буларак күрә. Аннексияләнгән Кырым мәсьәләсендә яңа референдум уздырырга чакыра. Мәгарифкә тулай җитештерү күләменең кимендә биш процентын бирергә тели.

Максим Сурайкин (39) Русия коммунистлары​

Милли телләрне укыту мәсьәләсенә карата фикерен белдермәде. Федерализм мәсьәләсендә дә карашларын ачык итеп әйтмәде. Совет берлегенең элекке хәрби блогын торгызырга, Көнчыгыш Европада һәм Латин Америкасында хәрби базалар урнаштырырга тәкъдим итә. Кырым Русиянеке булырга тиеш дип исәпли. Совет мәгарифен кайтару тарафдары.

Борис Титов (57) Үсеш фиркасе​

Татар теленең милли һәм мәдәни үзенчәлекне саклаудан башка кирәге юк дигән фикердә. Федераль үзәкнең вәкаләтләрен тагын да арттыру тарафдары. Путинның тышкы сәясәтен һәм Кырым аннексиясен хуплый, шул ук вакытта мәгарифкә акчаны дүрт тапкыр арттырырга кирәк дип исәпли.

Григорий Явлинский (65) Яблоко​

Мәктәпләрдә татар теленә һөҗүмне ахмаклык дип атады. Федерализмны гамәлгә кертергә, салым акчаларын федераль үзәк белән төбәкләр һәм муниципалитетлар арасында гадел итеп бүлергә чакыра. Русияне Европа иле итеп күрә. Кырым турында яңа референдум кирәк дип саный. Мәгариф мәсьәләсендә дә, Ксения Собчак кебек, кимендә биш процент тарафдары.

XS
SM
MD
LG