Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия 23 британ дипломатын чыгара һәм Британ шурасын яба


Русия тышкы эшләр министрлыгы
Русия тышкы эшләр министрлыгы

Русиянең бу чаралары Скрипаль һәм аның кызы Слосбери шәһәрендә агуланганнан соң Британия күргән чараларга җавап булып тора. чаралар 23 Русия дипломатының Лондоннан чыгарылуына җавап булып тора.

Русия 23 британ дипломатын чыгара, алар бер атна эчендә илдән китәргә тиеш.

Моннан тыш Британ шурасының Русиядәге вәкиллеге ябыла. Британ шурасы – фән һәм мәгариф өлкәсендә эш итүче гайре сәяси оешма.

Русия шулай ук Петербурда британ консуллыгын ачарга биргән ризалыгын да кире алган.

Бу хакта Британиянең Русиядәге илчесе Лори Бристоу хәбәр итте. Ул шимбә көнне Русия тышкы эшләр министрлыгына чакырылган.

Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә әйтелгәнчә, бу чаралар 23 Русия дипломатының Лондоннан чыгарылуына җавап булып тора.

Британия бу адымга Русиянең элекке агенты Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлия Слосбери шәһәрендә агуланганнан соң барган иде.

Британ хакимиятләре бу агулау артьнда Русия тора дип саный. Британия тышкы эшләр министры Борис Джонсон бу хакта күрсәтмәне Русия президенты Владимир Путин үзе биргән дип санарга нигез бар дип белдерде.

Скрипаль һәм аның кызы хәзерге вакытта авыр хәлдә реанимациядә ята.

Мәскәү бу агулауга катышы булуын катгый рәвештә кире кага.

XS
SM
MD
LG