Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иң мөһиме – дини белем бирелсен"


Казанда Госман ибне Гаффән исемендәге Коръән хафизларын әзерләү үзәгендә ачык ишекләр көне
Казанда Госман ибне Гаффән исемендәге Коръән хафизларын әзерләү үзәгендә ачык ишекләр көне

17 март Русия ислам институтының Коръән хафизларын әзерләү үзәгендә ачык ишекләр көне узды. Татарстанның элекке мөфтие Госман хәзрәт Исхаков төзеткән бина рәсми ачылмаса да, анда тулы эшчәнлек бара.

Госман ибне Гаффән исемен йөртүче Коръән хафизларын әзерләү үзәге Казанның Вознесенье бистәсендәге өч катлы "Рәшидә" дини уку-укыту үзәге бинасында урнашкан. Монда шулай ук имамнарның квалификациясен үстерү үзәге дә эшләп килә.

Бу үзәкләрнең икесе дә Русия ислам институты канаты астында эшли. Бинада бу үзәкләрдән тыш "Рәшидә" мәчете дә эшли. Бинаның рәсми ачылышы әле уздырылмаган, шуңа карамастан ул тулы көченә эшчәнлек алып бара.

Габдерәшит Фәизов
Габдерәшит Фәизов

Коръән хафизларын әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит Фәизов Азатлыкка, бинаны Госман хәзрәт Исхаков төзеде һәм әнисе хөрмәтенә бинага "Рәшидә" исеме кушты. Госман хәзрәт бинаны төзеп бетергәч аны Татарстан диния нәзарәтенә тапшырды. Хәзер шушы бинаны Русия ислам институты куллана һәм монда ике елдан бирле Коръән хафизларын әзерләү үзәге эшләп килә, диде.

Аның сүзләренчә, хафизлар үзәге мәктәпне тәмамлаган егетләрне кабул итә. Уку дүрт еллык. Үзәк илле шәкерткә дип исәпләнгән, бүгенге көндә монда егермеләп шәкерт хафиз булырга укый. Төп укытучылар өчәү, болардан тыш фикх, тәҗвид, гарәп телен өйрәтүче өстәмә белем бирүче укытучылар да бар.

Фәизов бу үзәктә Азат Һадиев, Мөхәммәт Риза кебек Татарстан хафизларының белем бирүен, шулай ук читтән дә остазлар килүен, алга таба җитәкчелек белән сөйләшкәч бәлки Рамил Юныс кебек остазларны да чакырачакларын әйтте.

Габдерәшит хәзрәт үзәктәге укучыларның 99%ының татарлар булуын, дини белемнең татар телендә дә урыс телендә дә бирелүен, әмма хафиз булырга җыенган татар шәкертләренең татар телен начар белүләрен дә әйтеп узды.

Казанда хафизлар үзәге ачык ишекләр көне уздырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:36 0:00

Чараны оештыручылар ачык ишекләр көненә балаларын алып килгән ата-аналарга хафизлар әзерләү үзәгенең 2000нче елларда ничек корылуы, нинди уңышларга ирешелүе, белем бирү, үзәккә кабул ителү шартлары турында тәфсилле мәгълүмат бирсә дә, бу бинаның кем тарафыннан төзелүен әйтеп тормады.

Азатлык Татарстанның элекке мөфтие, бу бинаны төзеткән Госман хәзрәт Исхаковка телефон аша сез бу бинаның хәзерге эшчәнлегеннән кәнәгатьме дигән сорау бирде.

Госман хәзрәт бинаны Татарстан диния нәзарәте һәм Русия ислам институтына тапшыруын, үзе өчен анда дини белем бирелүнең мөһим икәнен җиткерде.

Шәкертләрнең укуы, аларның догалары әниемә, бинаны эшләүчеләргә җитүе, бинаның эшләве мөһим

"Бу бинага әнинең исемен куймасалар да, без риза идек. Бинага минем хәзер бернинди катнашым юк. Канәгатьме мин, канәгать түгелме - ансы башка мәсьәлә. Бүгенге көндә ул эшли. Шәкертләр булсын, монда тәҗрибә җыйган хәзрәтләр булсын, хәзерге көндә рәхмәт укыйлар, дога кылалар. Минем өчен шул җитә. Артык тирән керәсем килми. Бинаның рәсми ачылуы да минем өчен шарт түгел. Шәкертләрнең укуы һәм аларның догалары әниемә, бинаны эшләүчеләргә җитүе, бинаның эшләве мөһим", дип белдерде ул.

Коръән хафизларын әзерләү үзәгендә укырга теләүчеләр өчен документлар 20 июньнән 6 августка кадәр кабул ителә, кабул итү имтиханнары 8-11 август көннәрендә уздырыла.

XS
SM
MD
LG