Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор: Telegram код ачкычларын 15 көн эчендә ФСБга тапшырырга тиеш


Telegram scan
Telegram scan

Telegram 15 көн эчендә хәбәрләшү кодлары ачкычларын ФСБга тапшырырга тиеш. Бу хакта Роскомнадзорның мессенджерга җибәрелгән кисәтүендә белдерелә.

Роскомнадзор Telegram Messenger Limited адресына мәгълүмат таратуны оештыручы бурычларын үтәргә кирәклеге турында хат җибәрде, диелә оешма сайтында.

Канунга ярашлы, Роскомнадзор кисәтүе - мессенджерны Русиядә томалауның беренче адымы. 15 көннән оешма Telegram-ны томалау турында мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә алачак.

Моңа кадәр сишәмбе Русиянең Югары мәхкәмәсе ФСБның Telegram-да кулланучыларның хәбәрләшү кодларын ачуны таләп итүенә каршы тапшырылган шикаятьне кире кагу турында карар чыгарган иде.

Утырышта Telegram-ны яклаучы "Агора" оешмасы адвокаты Рамил Әхмәтгалиев федераль иминлек хезмәтенең кодларны таләп итүе хәбәрләшү серен боза дип белдерде. Моңа җавап итеп ФСБ вәкиле "бу хәбәрләшү серен тәшкил итүче мәгълүмат саналмый", диде.

Узган ел ФСБ таләбен үтәүдән баш тарткан өчен Telegram мессенджерына 800 мең сум күләмендә штраф салынган иде. Telegram кулланучыларның хәбәрләшү кодларын "Яровая кануннары" нигезендә ​таләп ителде.

XS
SM
MD
LG