"Мине ике тәүлеккә администартив сак астына алдылар. Мондый карарны көтмәгән идем, ничектер әзерләнергә, әйберләрне җыярга да өлгермәдем. Карарны шунда ук шикаять иттем һәм мине Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсенә алып киттеләр”, дип сөйләгән Шакиров Idel.Реалиига.
Мәхкәмәдә активист моңа кадәр аңа 10 мең сум штраф салган хөкемдарга эләгә. Карар үз көчендә калдырылган. Шакиров Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыена.
Активист 2017 елның 7 октябрендә Владимир Путинның туган көнендә оппозиция вәкиле Алексей Навальныйга теләктәшлек чарасына чыкканы өчен 10 мең сум штрафка тартылган иде. Район мәхкәмәсе карарын ул Башкортстанның Югары мәхкәмәсенә апелляция бирде, ләкин җиңелде.