Accessibility links

"Кояшлы балалар" өчен чаралар күбрәк булсын иде"


"Кояшлы балалар" хәйрия чарасы
"Кояшлы балалар" хәйрия чарасы

21 март дөньяда Даун синдромлы кешеләр көне буларак билгеләнә. Казанның "Гаилә" мәчете "Апрель" тернәкләндерү үзәге, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге ярдәме белән "Кояшлы балалар" дип исемләнгән хәйрия чарасы уздырды.

Чара концерттан башланды, анда татар халык биюләре, татарча җырлар да яңгырады. Оештыручылар мондый чараларның әһәмияте, кешеләрнең бер-беренә ярдәм итүе кирәклеге турында әйтте.

Чараның икенче өлешен аниматорлар алып барды. Алар килгән балалар белән төрле уеннар уйнап ярышлар үткәрде. Балалар бер дә тартынмыйча рәхәтләнеп шул ярышларда катнашты, ахырда һәрберсе спорт ярышында катнашкан өчен медальга лаек булды.

Казанда Даун синдромлы балалар өчен хәйрия чарасы узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:21 0:00

Арчадан баласы һәм ире белән килгән Резидә Хөснетдинова мондый балалар өчен шундый чаралар күбрәк булсын иде дигән теләктә.

Балабыз аз гына үсеп кеше арасына чыга башлагач сизелде, кешеләр кырын карый башлады

"Безнең шушындый "кояшлы малай" барлыкка килгәч без алай бик тискәре уйларга бирешмәдек, чөнки андый балалар турында бик ишеткән, белгән юк иде. Табиблар барысын да аңлатып бирделәр, бала табу йортыннан чыккач та бик дулкынланмадык, борчылмадык. Туганнар тарафыннан да бу хәл әйбәт кабул ителде, аерып, читләшеп йөрмәделәр, без дә малаебызны гади баланы үстергән шикелле үстердек. Балабыз аз гына үсеп кеше арасына чыга башлагач сизелде, кешеләр борылып карый башлады, сәер карашлар, кайберәүләрнең бармак белән дә төрткәләгәне булды. Без аларга карап елмаеп исәнләшә идек кенә", дип сөйли ул.

Резидә сүзләренчә, хәйрия оешмалары Казанда үткәрелгән хәйрия концертларына, музыка, спорт ярышларына аларны еш чакырып тора, ләкин ул яшәгән Арча шәһәрендә мондый чаралар сирәк була.

Резидә Хөснетдинова улы Рәшит белән
Резидә Хөснетдинова улы Рәшит белән

"Балаларга мондый күренешләр бик ошый, алар өчен узара аралашу, хәрәкәтле уеннарда катнашу бик тә мөһим. Шулай ук ата-аналар өчен дә мондый чаралар яңа мәгълүмат алу, аралашу урыны булып тора", ди ул.

Балаларга мондый саралар бик ошый, алар өчен узара аралашу, хәрәкәтле уеннарда катнашу бик мөһим

Арчадагы балалар бакчаларында логопед-деффектолог булмавы да зур кыенлыклар тудыра дип сөйли Резидә. Быел аның улы Рәшит балалар бакчасына барачак, ә логопед-деффектолог белән кирәкле күнегүләр өчен аларга Казанга йөрергә туры киләчәк. Казанга йөрү шактый кыйммәткә төшәчәк, чөнки монда безнең тукталыр урыныбыз да юк, дип сөйләде Хөснетдинова.

"Кояшлы балалар" хәйрия чарасы
"Кояшлы балалар" хәйрия чарасы

21 март дөньяда Даун синдромлы кешеләр көне буларак билгеләнә. Статистика мәгълүматларына караганда, һәр 700нче бала шушы синдром белән туа. Бу генетик үзенчәлек. Егерме беренче пар хромосомга тагы бер хромосом килеп кушыла. Моның сәбәпләре төрле. Кайбер һинд галимнәре әти-әнисе өлкән булса, балаларның Даун синдромы белән туу ихтималы күбәя дип саный. Чернобыль казасыннан соң Даун синдромы белән туган балалар күбәюе күзәтелгән.

Көнбатыш илләрдә баланы инвалидлыкка чыгартып, өйдә утыртып, аның янына әнисен бәйләп кую урынына баланың горурлыгын күтәрергә, аңа һөнәр бирергә тырышалар.

Русиядә мондый кешеләргә бармак белән дә төртәләр, кырын караучылар да бар, тапмаска идең, яки үзең эчеп-тартып йөргәнсеңдер әле диючеләр дә бар. Мондый сүзләр әни кешенең йөрәген өзә. Болай да көне-төне бала белән утырган ана өчен бу өстәмә яра.

Британиядә Даун синдромы көне алдыннан әниләр машиналарында балалары белән “A Thousand Years” җырын җырлап үзенчәлекле флешмоб оештырды. Ә бер баланың әтисе шундый иллеләп клипны бергә туплап ролик әзерләде. Бу видео бик күпләрнең күңеленә хуш килде, аны социаль челтәрләрдә хәтта кайбер танылган кешеләр дә уртаклашты.

Белешмә. ​Даун синдромлы балаларның тумыштан өч үзенчәлеге була:

  1. Бу балаларның мускуллары көчсез була һәм шул сәбәпле алар соңрак үрмәли һәм йөри башлый. Шулай ук телләре дә соң ачыла, чөнки боларның барысы өчен дә көчле мускуллар кирәк. Бары йөрергә өйрәнгәч кенә бу балалар сөйләшә башлый.
  2. Куллар хәрәкәте үсеше бик акрын була. Шуңа аларга рәсем ясау, язу бик авыр бирелә. Игътибарларын озаклап нәрсәгәдер җәлеп итү дә кыен. Хәтердә калдыру да авыр.
  3. Күп кешеләр әлеге балалар һәрвакыт шат дип уйлый, шуңа аларны "кояшлы балалар" дип тә йөртәләр. Әмма бу бик үк дөрес түгел, чөнки алар мөлаем һәм шат булган кебек, еш кына ярсулы һәм ямансу да булалар. Алар гади кешеләргә караганда хисчәнрәк, шуңа аларга тынычлану авыррак.

XS
SM
MD
LG