Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Салават күпере"ндә чүп яндыру заводын Осиновода төзүгә каршы урам җыены үтте


"Салават күпере" бистәсендә Осиновода чүп яндыру заводы төзүгә каршы урам чарасы
"Салават күпере" бистәсендә Осиновода чүп яндыру заводы төзүгә каршы урам чарасы

Чүп яндыру заводын Осиновода төзүгә каршы җыелган имзалар Русия президентына, Русия прокуратурасына, республика түрәләренә җибәреләчәк. Халык завод Осиновода түгел, ә башка урында төзелергә тиеш дигән таләп куя.

Осиновода чүп яндыру заводы төзүгә каршылык белдереп Казанның "Салават күпере" бистәсенә 500ләп кеше килде. Чарада завод төзелешенә каршы имза җыелды. Активистларның берсе Михаил сүзләренчә, төп таләп - заводны башка урынга күчерү.

"Җыелган имазалар дәүләт башлыгына, Русия прокуратурасына, җирле үзидарәләргә һәм башка оешмаларга җибәреләчәк. Без бу тирәдәге бистәләрдә яшәүчеләр белән беррәттән нык борчылабыз. Моңа кадәр 1500ләп имза җыелган иде, бүген тагын шуның кадәр җыелыр дип уйлыйбыз", диде активист.

Чарага килгән бер ир Татарстан Дәүләт шурасына 2017 елда чүп яндыру заводына кагылышлы канун өлгесе кертелүен, әмма депутатларның аны карауны сузуын белдерде. Канун өлгесендә чүп яндыру заводы торак урыннарыннан 10 чакрым ераклыта булырга тиешлеге турында язылган диде әлеге ир.

Урам җыенында чыгыш ясаучылар чүп яндыру заводының сәламәтлеккә зыянлы булуын кат-кат әйтте. Хакимиятләр белән бер өстәл артына утырып мәсьәләне хәл итү кирәк дигән фикерләр дә яңгырады. "Заводка каршы биш мең имза җыю кирәк, аннан аны Русия думасында караячаклар", диде чарада катнашучы берәү.

Чарага Казан шәһәр думасы депутаты Алексей Серов та килгән иде. "Экологик иминлек хакимиятләр игътибары үзәгендә булырга тиеш. Әмма алар бөтен эшне яшертен башкара. Мин Калинкинга (Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин - ред.) ике хат җибәрдем. Анда технологиясе ничек булачак, кайда урнашачак, экологик иминлек ягыннан тәэсире ничек булачак дип сорадым. Ул: "Без белмибез", дип җавап бирде", ди Серов.

22 март Татарстан Дәүләт шурасы утырышында республика премьер-министры Алексей Песошин Казанда чүп яндыру корылмасы һичшиксез булачак дип белдерде. Аннан соң Татарстан төзелеш министры Ирек Фәйзуллин "Бизнес Онлайн"га заводның Осиново бистәсендә төзеләсен әйтте. Корылма төзү белән шөгыльләнәчәк "РТ-Инвест" ширкәсе анда җир кишәрлеге алган дип элегрәк хәбәр ителгән иде.

XS
SM
MD
LG