Accessibility links

Кайнар хәбәр

Песошин Казанда чүп яндыру корылмасы һичшиксез булачагын белдерде


Татастан Дәүләт шурасы утырышында республика премьер-министры Алексей Песошин Казанда чүп яндыру корылмасы һичшиксез булачак дип белдерде.

Чүп яндыру корылмасы төзелеше турында Дәүләт шурасында премьердан "Бердәм Русия" депутаты Илшат Әминов сорады.

"Яхшы сорау. Аңа инде күп тапкырлар җавап бирелде. Минем фикеремчә, корылма булырга һәм һичшиксез булырга тиеш", диде Песошин.

Премьер-министр корылма төзү урыны билгеле, әлеге вакытта инженер инфраструктурасы әзерләү бара дип белдерде, ләкин төзелешнең кайда булачагын әйтмәде.

Соңрак Татарстан төзелеш министры Ирек Фәйзуллин "Бизнес Онлайн"га төзелешнең Осиново бистәсендә буласын белдергән.

Корылма төзү белән шөгыльләнәчәк "РТ-Инвест" ширкәсе анда җир кишәрлеге алган дип элегрәк хәбәр ителгән иде.

Корылманы Ростехка караган "РТ-Инвест" ширкәте төзи. Проект нигезендә, Казанда төзелергә тиешле корылма ел саен якынча 381 млн. киловатт электр энергиясе эшләп чыгарырга тиеш. Проект "Чиста ил" өстенлекле илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Русиядә каты калдыкларны яндыра торган шундый биш корылма төзергә уйлыйлар: дүртесе – Мәскәү өлкәсендә, берсе Казанда булачак.

Казандагы төзелеш бәясе якынча 20,8 млрд сум. Аның 20 процентын хиссә тотучылар кертер, 80 проценты кредит булыр дип фаразлана.

Баштарак корылма Казанның көньяк-кынчыгышында төзелә дип фаразланды, соңрак башка урыннар карала дип белдерелде.

Казанда чүп яндыру корылмасы төзелешенә каршы пикетлар, митинглар узып тора.

XS
SM
MD
LG