Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русиягә карата яңа чикләүләрне бюджет аша тормышка ашырачак


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШ президенты Дональд Трамп имзалаган 1,3 триллион доллар тәшкил иткән дәүләт бюджеты Русиягә карата яңа чикләүләр кертүне күз уңында тота.

Документка ярашлы федераль хөкүмәт оешмаларына Русиягә яңа грантлар бирү яки Русия һәм Кырым аннексиясен таныган башка илләр белән коммерцияле килешүләр төзү хупланмый.

Халыкара финанс оешмаларында Америка вәкилләренә Украинаның суверенитетын яки бербөтенлеген шик астына куя торган теләсә кайсы башлангычларга каршы тавыш бирергә диелә.

Шулай ук Кремльнең дөньядагы йогынтысына, аерым алганда Интернетта Русия сегментына каршы тору өчен Дәүләт департамендагы махсус фондны финанслауны 250 миллион долларга җиткерү каралган.

Конгресстагы республиканнар һәм демократлар шулай итеп президент идарәсенең Кремльгә каршы кертелгән соңгы чикләүләрне тормышка ашырырга ашыкмавына канәгатьсезлеген белдерде.

Узган атнада Дональд Трамп ярдәмчеләренең кисәтүенә карамастан, Влдаимир Путинны президент сайлауда җиңүе белән котлады, аннан Сергей Скрипаль һәм аның кызын агулау белән бәйле аңлатмалар таләп итмәде һәм ноябрьдә Конгресска узачак сайлауларга бәйле кисәтү ясамады.

XS
SM
MD
LG