Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге илләре Скрипаль эше нигезендә Русиягә каршы чаралар күрәчәк


Ангела Меркел һәм Эммануэл Макрон
Ангела Меркел һәм Эммануэл Макрон

Европа берлеге илләре Русия Баш күзләү идарәсенең элекке офицеры Сергей Скрипальне агулау эшенә бәйле Мәскәүгә карата өстәмә чикләү чаралары күрү турында килеште.

Чаралар күрергә чакыручы илләр арасында Франция һәм Германия дә бар.

Франция президенты Эммануэл Макрон ФРГ канцлеры Ангеля Меркел белән очрашуда Париж һәм Берлин Русия дипломатларын илдән чыгару мәсьәләсен карый дип белдерде.

Reuters агентлыгы чыганаклары Европа илләре башка төрле чаралар күрү турында да фикер алыша, ләкин икътисади чикләүләр кертү турында сүз бармый дигән.

Русия дипломатларын чыгару турында Чехия премьер-министры Андрей Бабиш та белдергән.

22 мартта Европа берлеге илләренең җитәкчеләре Брюссельдәге саммитта берлек вәкилен Русиядән чакыртып алу турында килешкән. Европа илләре вәкилләре Британиянең Скрипальгә һөҗүм өчен Русия җаваплы дигән фикерен хуплавын белдергән. Мәскәүдә Европа берлеге белдерүен дәлилсез гаепләү дип атадылар.

Скрипаль һәм аның 33 яшьлек кызы Юлия 4 март көнне авыр хәлдә Солсбери шәһәре үзәгендә табылган иде. Алар хастаханәдә, икесе дә мәрткә киткән.

Британия премьер-министры Тереза Мэй Сергей Скрипальне агулауда Русияне гаепләде һәм 23 дипломатның илдән чыгарып җибәреләчәге турында белдерде. Русия дә британ дипломатларын илдән чыгарды. 23 диломат 23 мартта Мәскәүдән китте.

XS
SM
MD
LG