Активистлар һәм хокук яклаучылар Русия хакимиятеннән Кырымда югалган Украина ватандашларын табуны таләп итә.
Кырым хокук яулау төркеме фаразлавынча, кешеләр югалуга Русия хакимияте яки аларның контроле астында булган ярымхәрби төркемнәренең катнашы бар.
Аннексияләнгән Кырымда Мәскәүдән куелган хакимият кешеләрнең югалу очракларын факт буларак таный, ләкин үзенең катнашын инкарь итә.
Активистлар сүзләренә караганда, Русия Кырымны аннексияләгәннән соң 44 кырымлы хәбәрсез югалган. 17 кеше табылган, 16 кешедән бер хәбәр дә юк, алты кеше үле килеш табылган, тагын икесе ирекләреннән мәхрүм ителгән.
Британия парламентының лордлар пулатында Консерваторлар фиркасе әгъзасы Ричард Спринг Русия куәт оешмалары һәм махсус хезмәтләр аннексияләнгән Кырымда кырымтатарларны гел эзәрлекләп тора, теләсә нинди протест чарасы рәхимсез бастырыла дигән иде.