Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар проблемнарын чишәргә бер кеше гомере генә аз"


Мөхәммәд Миначев
Мөхәммәд Миначев

25 март Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә Мөхәммәт Миначевны искә алу кичәсе узды. Милләтпәрвәр 11 февральдә вафат булды.

Мәскәүдәге татар мәдәни үзәгенең зур тамаша залында халык тулы иде. Очрашуны җәмәгать эшлеклесе Гәяр Искәндәров оештырды. Һәркем Мөхәммәд ага Миначев турында истәлекләре белән уртаклашырга тырышты.

Башта сүз мәрхүмнең туганнарына бирелде. Алар Мөхәммәт абыйның үз туганнарын хөрмәт итүе, ярдәмгә ашкынып торуы турында сөйләде. Чыгышлар вакытында экранда фоторәсемнәр күрсәтелде.

Мәскәүгә килеп, анда татарларның иҗтимагый тормышына кушылып китүчеләр Мөхәммәт абый белән ничек танышулары турында сөйләде. Балаларын татар мәктәбендә укытучы, Төрекмәнстаннан Мәскәүгә күчеп кайткан Ренат Хөснетдинов Мөхәммәт абыйга рәхмәтләрен укыды. "Мәскәү татар мәктәбендә тугыз сыйныф бетергән бер кызым Казанда Иннополис көллиятендә укый. Болар барысы да Мөхәммәт абыйның киңәшләре белән эшләнде", диде Хөснетдинов. Ул шулай ук татар мәктәбенең төпле белем бирүе турында сөйләп, балаларыгызны шушы мәктәптә укытырга тырышыгыз дип тә белдерде.

Мөхәммәт Миначевны искә алу кичәсенә халык җыела
Мөхәммәт Миначевны искә алу кичәсенә халык җыела

Очрашуда Казаннан Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фәрит Зәкиев тә катнашты. "Мөхәммәт абыйның безнең арада булуы өмет тудыра иде. Бүгенге көндә халыкның хәле аяныч", диде ул.

Искә алу кичәсендә җәмәгать эшлеклеләре, язучылар Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлимнең Мөхәммәт ага хакында фикерләре дә яңгырады. Аны катнашучыларга видео язма рәвешендә тәкъдим иттеләр. Фәүзия ханым Мөхәммәт абыйны "Милләт байрагы" дип атады. "Мөхәммәт Миначевның эшчәнлеге күпкырлы иде. Ул тарихчы да, милли сәясәтче дә иде. Милли мәҗлес аның эшчәнлеген югары бәяләде. Дөнья татар конгрессы аны "Татар халкына фидакарь хезмәте өчен" медале белән дә бүләкләде. Милләт яшәгәндә Миначев идеяләре яшәчәк", диде Фәүзия ханым.

Айдар Хәлим: "Ул гади кеше генә түгел, ул күренеш иде. Ул саф күңелле, якты кеше иде. Татар өчен утка да, суга да керергә әзер торган кеше иде", диде.

Назиф Мириханов
Назиф Мириханов

Җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Мәскәүдәге элекке вәкаләтле вәкиле Назиф Мириханов Мөхәммәт абыйны татар алдында туган җитди проблемнарны беренче булып сизә торган кеше дип телгә алды.

"Татар халкын тере оргнизм итеп күз алдына китерсәк, Мөхәммәт абый – нерв системының бер күзәнәге иде. Иң авырткан мәсьәләләрне беренче булып сизеп, аны халыкка җиткерә килде. Шул мәсьәләләрне барыбыз да аңлап, шул юнәлештә эшли башлый идек. Мөхәммәт абый Миначевның Мәскәү татар җәмәгатчелегенә дә, башка, дөнья татар җәмәгатчелегенә да, конгрессына керткән өлеше дә бик зур.

Ул беренчеләрдән булып татар теленә Русия күләмендә дәүләт теле статусы бирергә кирәклекне күтәреп чыккан кеше. Хәзер моны төрле яктан нигезләп, галимнәр дә күтәреп алды. Бүген ул тема актуальгә әйләнде, аның дәвамы бар. Андый мисалларны күп китереп булыр иде. Мөхәммәт абый безнең арадан китсә дә, эшләре яши. Татар халкы булган вакытта аның тәкъдимнәре онытылмас дип уйлыйм", диде Мириханов.

Роза Хәбибуллина
Роза Хәбибуллина

Мәскәүнең 1186 санлы татар мәктәбе мөдирәсе Роза Хәбибуллина да Миначевны Мәскәүдә яшәгән татарларның иҗтимагый тормышы белән кызыксынып, мәнфәгатьләре өчен борчылып яшәгән шәхес буларак телгә алды.

"Мәктәптә ул еш була иде. Бигрәк тә ачылып, мәктәп әле эшчәнлеген башлаган гына елларда бик еш килә иде. Без Мөхәммәт абыйдан тәнкыйть сүзләрен ишетергә дә риза идек, үпкәләми идек, чөнки ул тәнкыйтьләргә хаклы кеше иде. Чөнки ул бөтен гомерен татар халкына багышлап яшәгән кеше. Безнең халык арасында халыкка хезмәт итәм, татарга хезмәт итәм дип төчкергән саен акча сорап йөрүчеләр дә күп. Ә ул беркайчан алай эшләмәде. Үзе турында кайгыртмады. Саулыгын да, вакытын да кызганмыйча, чын-чынлап халыкны гына уйлап эшләде. Бүгенге көндә дә мәктәпне тәнкыйтьләүчеләр күп. Ләкин алар мәктәп ягына бер адым да ясамаган, мәктәп бусагасын атлап кермәгән кешеләр.

Никадәр генә тәнкыйтьләмәсен, үз фикерен турыдан туры әйтеп яшәмәсен, аның дошманнары булмады. Чөнки ул һәрвакытта да халыкка әйбәт булсын, сиңа әйбәт булсын дип тырышканга тәнкыйтьли иде", диде Хәбибуллина.

Галим Наил Гәрәев 20 ел элек Уфадан Мәскәүгә күченә. Ул да, һәр килгән татар кешесе үз милләтләшләрен эзләгән кебек, татар оешмаларын эзли һәм Мөхәммәт Миначев белән таныша.

Бер кеше генә берни дә эшли алмаячак

"Татар проблемнары турында күп гасырлар сөйлибез. Алар чишелеп бетәргә тормый. Миначев кебекләрнең эшчәнлеге безгә ул хакта искәртеп, кисәтеп тора һәм безне халык мәнфәгатьләре өчен битараф булмаска өнди. Татар проблемаларын чишәргә бер кеше гомере генә аз. Без әле үз-үзебезне дә тәрбия итеп, Миначев кебек кешеләр тирәсенә тупланырга тиеш. Бер кеше генә берни дә эшли алмаячак бит. Аның өчен ярдәмчеләр, оешма, аң-белем кирәк. Тирән йөзә алмыйбыз. Наданлык та көчле бездә. Мөхәммәт үзенең эше белән күңелләрдә якты хис калдырды. Аннан калган ядкәрләрне тормышка ашырырлык кешеләр булыр әле дип ышанам", диде Гәрәев.

Кичә вакытында мәрхүмнең вафатына 40 көн тулуны да искә алдылар. Очрашуга килүчеләр мөфти Нәфигулла Ашировка кушылып аның рухына дога кылды. Миначев яраткан халык җырлары, мөнәҗәтләр башкарылды.

XS
SM
MD
LG