Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлегенең 14 иле, АКШ, Канада һәм Украина Русия дипломатларын чыгара  


Вашингтонда Русия илчелеге янында
Вашингтонда Русия илчелеге янында

АКШ, Канада, Украина һәм Европа берлегенең 14 иле элекке күзләү офицеры Сергей Скрипальне һәм аның кызын агулау эше нигезендә Русиянең йөзләгән дипломатын чыгара. Бу Британиягә теләктәшлек йөзеннән эшләнә дип белдерелә.

Русиянең АКШтагы дипломатик миссиясенең 48 хезмәткәре һәм БМОдагы миссиясенең 12 хезмәткәре чыгарылачак. Ак йорт белдерүендә язылганча, бу Русиянең Британия җирендә химик корал куллануына җавап булып тора. Моннан тыш, Вашингтон Русиянең Сиэтлдагы баш консуллыгын яба. Әлеге гамәлләргә Русия җавап кайтарса, АКШның кампа-каршы чаралар күрергә әзер булуы да белдерелә.

Русиянең кайбер дипломатларын чыгару турында Канада, Франция, Польша, Украина, Чехия, Литва, Эстония, Дания, Италия, Нидерланд, Германия, Финляндия, Румыния, Хорватия һәм Латвия дә белдерде.

Пол Райан
Пол Райан

АКШ Вәкилләр пулаты рәисе Пол Райан Вашингтонның Русия дипломатларын чыгаруына аңлатма биреп, “Бу безнең беректәшебез Британиягә теләктәшлек йөзеннән эшләнә. Европа илләренең, шул исәптән Чехиянең дә мондый теләктәшлеккә кушылуы бик әйбәт дип уйлыйм. Бу тулысынча адекват җавап”, диде. Ул моны Прага сәфәре барышында Азатлык радиосына килгәч әйтте.

Европа илләреннән бердән алып дүрткә кадәр дипломат чыгарылса, Украина Русиянең 13 дипломатын чыгару турында белдерде. Европа шурасы башлыгы Дональд Туск Европа берлегендәге 28 илнең 14е әлеге чараларга кушылачак диде.

Моңа кадәр Британия Русиянең 23 дипломатын илдән чыгарып җибәргән иде. Моңа җавап итеп Мәскәү дә 23 британ дипломатын чыгарды.

Дипломатик җәнҗал 66 яшьлек элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның 33 яшьлек кызы Юлия 4 март көнне авыр хәлдә Солсбери шәһәре үзәгендә табылганнан соң башланды. Алар Русиядә җитештерелгән булырга мөмкин "Новичок" химик коралы белән агуланган дип белдерделәр.

XS
SM
MD
LG