Accessibility links

Казанда Кемероводагы янгын корбаннарын искә алу ике урында оештырылды


Казанның Бауман урамына Кемероводагы янгын корбаннарын искә алырга килүчеләр
Казанның Бауман урамына Кемероводагы янгын корбаннарын искә алырга килүчеләр

Русиянең күпләгән шәһәрләрендә Кемеровада "Кышкы чия" сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгында корбан булганнарны искә алып матәм чаралары үтә. Казанда мондый чара ике урында оештырылды.

Казанның Бауман урамындагы сәгать янында матәм чарасы кичке жиделәр тирәсендә башланды. Әмма казаннар чара башланганчы ук анда чәчәкләр һәм шәмнәр китерә башлады. Искә алырга меңләгән кеше килде. Корбаннарны минутлык тынлык белән искә алдылар.

Казан федераль университеты янында Ленин бакчасындагы фонтан тирәсенә йомшак уенчыклар һәм чәчәкләрне чара башланганчы ук сала башлаган иделәр. Анда искә алу чарасы хакимият күрсәтмәсе белән кичке сәгать биштә оештырылды. Чарага кырыклап кеше килгән иде. Фонтан янына "#Кемерово без синең белән. 25.03.18" дигән язу эленде.

Түбән Камада халык шәһәр музее каршында көндезге икедә җыелды. Уфаның Якутов паркындагы Мәңгелек ут янына 27 март көн буе чәчәкләр китерәләр.

Русиядә матәм игълан ителмәүгә социаль челтәрләрдә халык ачу белдерде. Танылган йолдызлар матәм көне сорап төрле мөрәҗәгатьләр белән дә чыкты. Кемероводагы янгын корбаннары хөрмәтенә Русиядә 28 март матәм көне дип игълан ителде.

"Кышкы чия" сәүдә үзәгендә булган фаҗигага бәйле 27 мартта Кемерово халкы килештерелмәгән митингка чыкты. Алар өлкә губернаторы Аман Тулеевның вазифасыннан китүен, янгын корбаннарының күпме булуын яшермәүне таләп итте. Рәсмиләр 64 кеше һәлак булган дип белдерә. Күпме кешенең хәбәрсез югалуы турында төгәл саннар юк. Кемеровадагы митинг вакытында исемлек төзергә дигән тәкъдимнәр яңгырады.

XS
SM
MD
LG