Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемерово өлкәсенең вице-губеранторы вазифасыннан алынды


Кемерово өлкә хакимияте бинасы янында 27 мартта узган митинг
Кемерово өлкә хакимияте бинасы янында 27 мартта узган митинг

Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеевүзенең урынбасары Алексей Зеленин һәм эчке сәясәт департаменты җитәкчесе Нина Лопатинаны вазифаларыннан алган.

Зеленин урынына Кемерово мэры урынбасары Ольга Турбаба билгеләнгән, ә Лопатинаны аның урынбасары Валентина Назимок алыштырган дип яза Интерфакс.

27 мартта Кемеровоның үзәк мәйданында хакимият беләгн килештерелмәгән митинг узды. Халык каршына губернаторның ике урынбасары Владимир Чернов һәм Сергей Цивилев чыкты. Губернатор Аман Тулеев митингта күренмәде, сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булганнарның туганнары белән ул аерым очрашачак диделәр. Халык Тулеевның вазифасыннан китүен таләп итте.

Сергей Цивилев халык алдына тезләнеп фаҗига өчен гафу үтенде. Владимир Чернов исә митингта провокаторлар күп иде дип белдерде.

27 мартта Кемеровога килгән Русия президенты Владимир Путин белән очрашкан инициатив төркем дә Тулеев вазифасыннан алыначакмы дип сорады. Путин "хәзер үк гаеплеләрне атамаячаклар", башта тикшерү эшләре узсын диде. Шул ук вакытта президент барысы да тикшереләчәк, гаеплеләр җәзасын алачак дип ышандырды.

25 мартта Кемероводагы "Кышкы чия" сәүдә үзәгендә янгын чыгып, рәсми саннарга караганда, 64 кеше һәлак булды. Чәршәмбе фаҗиганың 14 корбаны җирләнә. Русиядә 28 март матәм көне.

XS
SM
MD
LG