Матәм чаралары гыйбадәтханәләрдә һәм шәһәрнең дүрт зиратында уза дип белдерелә.
Сишәмбе кич сәүдә үзәгендә эзләү эшләре тәмамланды. Янган бинада 64 мәет җәсәде кисәкләре табылды, дип хәбәр итте Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Владлен Аксенов.
Тикшерү комитеты вәкиле янгында 67 кешенең югалуы турында туганнарыннан гариза алынды дип белдергән иде. Генетик экспертиза ясамыйча, һәлак булучылар исемлеген төзеп булмый диде ул. Кемерово шәһәре хакимияте кем икәнлекләре ачыкланган корбаннарның исемлеген чыгарды. Анда 38 кеше, шул исәпән 26 бала. 69 кеше яраланган диелә.
Корбаннар саны күбрәк булырга мөмкин дип социаль челтәрләрдә таралган хәбәрләр расланмый. Янгын сәбәпләре әлегә билгеле түгел.
27 мартта Русиянең дистәләгән шәһәрләрендә фаҗига корбаннарын искә алып, матәм чаралары узды. Казанда мондый чара ике урында оештырылды.
Казанның Бауман урамындагы сәгать янына меңләгән кеше килде. Корбаннарны минутлык тынлык белән искә алдылар. Казан федераль университеты янында Ленин бакчасындагы искә алу чарасы хакимият күрсәтмәсе белән кичке сәгать биштә оештырылды. Чарага кырыклап кеше килгән иде.
Түбән Камада халык шәһәр музее каршында көндезге икедә җыелды. Уфаның Якутов паркындагы Мәңгелек ут янына 27 март көн буе чәчәкләр китерәләр.
"Кышкы чия" сәүдә үзәгендә булган фаҗигага бәйле 27 мартта Кемерово халкы килештерелмәгән митингка чыкты. Алар өлкә губернаторы Аман Тулеевның вазифасыннан китүен, янгын корбаннарының күпме булуын яшермәүне таләп итте.
Мәскәүдә дә рәсми булмаган матәм чарасына чыгучылар "Путин китсен", "Тулеев китсен", "Русия Путинсыз", "Кемерово, без синең белән" дип шигарләр әйтеп тордылар.
Кемероводагы янгын корбаннары хөрмәтенә Русиядә 28 март матәм көне дип игълан ителде.