Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Голос": Татарстан – сайлау бүлекләреннән күзәтүчеләрне куып чыгаруда беренче


Сайлаучыларның хокукларын яклау белән шөгыльләнүче "Голос" хәрәкәте мәгълүматына караганда, президент сайлауда күзәтүчеләргә, журналистларга басым очракларының иң күбе Татарстанда теркәлгән.

"Голос" хәрәкәте үзенең сайтында күзәтүчеләргә, комиссия әгъзаларына, матбугат чаралары вәкилләренә булган басым очраклары турында мәгълүмат урнаштырды.

Русиядә андый очраклар 22 булган, ә Татарстанда сигез очрак теркәлгән. Башкортстанда бер очрак күрсәтелә. Тавыш бирү хокуклары турындагы канунга ярашлы, комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр бары тик мәхкәмә карары нигезендә генә эшләреннән читләштерелә ала, дип искә төшерә "Голос" активистлары. Ләкин болар барысы да әлеге канун нигезендә түгел, ә "Полиция турындагы" канун нигезендә куылган диелә. "Мәкхәмә карары белән сайлау бүлегеннән чыгару механизмы эшләми", дип бедерә "Голос". Бу күзәтүчеләрнең хәлен кыенлаштыра диелә.

Сайлау бүлекләреннән чыгарып җибәрелгән 22 кешенең 11енә сайлау комиссиясе эшенә тыкшыу яки сайлаучыларга тавыш бирүдә комачаулаган өчен мәхкәмә штрафлар салган.

Күзәтүчеләрне куып чыгару, комиссия әгъзаларына басымнар турындагы мәгълүмат Русия Үзәк сайлау комиссиясенә җибәрелгән.

Русия президентын сайлау 18 март узды. Анда Влалимир Путин җиңеп чыкты. Грудининның Татарстандагы штабы өч урында сайлау нәтиҗәләрен танымавы турында белдерде.

XS
SM
MD
LG