Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзәндә ишелә башлаган тулай торак

Узган җомга Яшел Үзәннең Гоголь урамындагы 45а санлы йорт җимерелә башлады. Биредә тулай торак урнашкан. Тулай торактагыларның чаң кагуына җавап буларак хакимият анда яшәүчеләрдән йортны 24 сәгать эчендә бушатырга кушты. Кайберәүләр хакимиятнең вакытлыча, бер генә атнага шифаханадә яшәп тору урыны тәкъдим итүе белән килешми, бүлмәләреннән китәргә җыенмый. Алар бер атна узгач кайда яшәрбез дип борчыла. "Idel.Реалии" хакимият тарафыннан каза хәлендә дип бәяләнгәне тулай торакта булган.


XS
SM
MD
LG