Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта эшләүче себертатар радиосына ике ел


Себертатар яшьләренең "Себер Татар Радио Тёмэн ФМ" радиосы эшли башлаганга ике ел булды. Аны оештырган Рүзил Бикинәев телебезнең аянычлы хәле турында сөйли, сайтта яза башлагач, радионы күбрәк яшьләр үз итә башлады ди.

2016 елның мартында эшли башлаган "Себер Татар Радио Тёмэн ФМ" интернет-радиосына ике ел. Аны оештырган 21 яшьлек Рүзил Бикинәев радионы себертатар яшьләрендә телгә игътибар уяту, тел проблемнары турында уйландыру өчен алып бара. Радиода себертатарча авыл юморын, сүзләр уенын мулдан куллана ул. Яшьләр, үсмерләр тапшырулардан читләшмәсен, себертатарча аңламаганнар сүндереп куймасын өчен русча да кыстыргалый, әмма телебез шулай булырга тиеш дигән максат белән түгел.

Рүзил радиога 2 ел тулу уңаеннан махсус чыгарылыш әзерләде. Ул үзе аның аша халыкка мөрәҗәгать итте.

2148 ел, себертатарлар юк

"Әлеге чыгарылышта без Төмәннең киләчәгенә барып кайтабыз. 2148 ел, себертатарлар юк, барысы да үз туган телләрен оныткан. Мондый юл белән мин шул ихтимал булган заманның тоныклыгын чагылдырырга һәм халкыма мөрәҗәгать итәргә булдым.

Без үзебезне, халкыбызны, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итмәсәк, туган телебезне онытсак, себертатарларның җир йөзеннән югалырга мөмкинлеген күрсәтергә теләдем, мондый киләчәкнең никадәр караңгы һәм безгә карата шәфкатьсез булачагын аңлатырга тырыштым. Мин әлеге хәлләрнең атмосферасын җентекләп уйлап, үземнең халкыма, туган ягыма чиксез мәхәббәтемне күрсәтергә тырыштым", ди ул.

Error rendering VK.

Бүгенге көндә радио төркемендә 600дан артык язылучы бар. Азатлык Рүзилдән телгә өйрәтү чараларын ничек күрүе һәм бер ел эчендә мең кешене туган телләренә ничек өйрәтеп булганы хакында сорады.

"Мең кешене бер ел эчендә телгә өйрәтү реаль. Моның өчен чит телләргә өйрәтә торган әсбапларга охшаш булган сыйфатлы методик материаллар кирәк. Тел үсеше өчен күпсанлы юллар бар дип саныйм. Бары тик ихластан теләк кенә җитми. Үз халкын сөйгән кеше буларак, шулай әйтә алам: себертатар иҗатын, мәдәниятен популярлаштыру, нәкъ себертатар үзенчәлекләренә басым ясарга кирәк.

Без күбрәк телебезне саклау турында сөйләргә, моның әһәмиятен аңлатырга тиеш. Популярлаштыру булмаса, телебез үләчәк, моңа юл куймау мөһим", дип сөйләде Азатлыкка Рүзил.

Рүзил Бикиняев
Рүзил Бикиняев

​Рүзил үзе себертатар телен аерып әйтә. Аның сүзләренчә, Себердәге мәктәпләрдә татар әдәби теле түгел, ә нәкъ себертатар теле укытылырга тиеш.

"Без мәктәпләрдә татар телен өйрәнәбез, ләкин себертатарлардан берсе дә татар теленә күчмәде, себертатарча сөйләшүчеләр шулай ук себертатарча аралаша. Шул ук вакытта урыслашу көчле, моңа каршы нәрсәдер эшләргә кирәк бит. Тугандаш татар теленә күчә алсак, бер хәл булыр иде, бәлки, шулкадәр борчылу да булмас иде.

Себертатар мирасы – үзебезнеке, туган мәдәниятебез. Ул башка халыклар мирасы кебек үк юкка чыкмаска тиеш. Халыкның мәдәни мирасы уникаль һәм кабатланмас. Һәр кеше, үз халкының язмышына битараф булмыйча, туган телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү юлында тырышырга тиеш, дип саныйм. Мин исә себертатар мирасы үсеше һәм сакланышы өчен кулымнан килгәнне эшләргә тырышам", ди ул.

****

"Себер Татар Радио Тёмэн ФМ" радиосы 2016 елның мартында эшли башлады. Аның тапшырулары юмористик скетчлардан гыйбарәт. Биредә беренче себертатар рэпы да яңгырады.

XS
SM
MD
LG