Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемерово прокуратурасы янгын корбаннары туганнарының мөрәҗәгатен тикшерә. Алар коткару хезмәтләре сәүдә үзәгендә янгын вакытында үз эшләрен тиешле рәвештә башкармады, шунлыктан корбаннар күп булды дип саный.

Прокуратурага өч мөрәҗәгать килгән, шул исәптән янгында кызын, киленен һәм өч оныгын югалткан Игорь Сабадаш һәм Надежда Востриковадан да, дип яза "Интерфакс".

Алар коткаручыларның һәм полициянең үз эшләрен тиешле дрәҗәдә башкармаулары күп корбаннарга китерде дип саный.

Надежда Вострикова сүзләренчә, янгын көнне аңа кызы шалтырата һәм кинотеатр залында бикләнеп калуы турында әйтеп, коткаруын сорый. Берничә минуттан Надежда Вострикова сәүдә үзәгенең дүртенче катында була һәм янгын сүндерүчеләрдән тезләнеп ярдәм сорый. Ләкин алар кинозалга керүдән баш тарта, коткаручы төркемне көтәргә кирәк дип белдерә. Вострикова сүзләренчә, ул вакытта кинозалга әле ут капмаган, балаларны коткару мөмкинлеге була.

Элегрәк Кемерово өлкәсе гадәттән тыш хәлләр министры Александр Мамонтов янгын сүндерүчеләр кулларыннан килгәнне эшләде: 100дән артык кешене сәүдә үзәгеннән чыгарды, тагын 20дән артык кешене коткарды диде.

25 мартта Кемероводагы "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын чыгып, рәсми саннарга караганда, 64 кеше һәлак булды. Соңгы мәгълүматларга караганда, 79 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Шаһитләр сүзләренчә, янгын турында хәбәр бирү системы эшләмәгән, чыгу юлларын ут камап алган, кешеләр тәрәзәләрдән сикерергә тырышкан. Җәсәдләре табылмаганнарның әлегә төгәл саны игълан ителмәде.

Фаҗигага бәйле җинаять эше ачылды, биш кеше тоткарланды. Тикшерү мәгълүматына караганда, бинада тиешле иминлек чаралары күрелмәгән, сак хезмәте эвакуацияне дөрес оештырмаган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG