Accessibility links

Кайнар хәбәр

Telegram күп илләрдә эшләми

Telegram мессенджеры эшендә өзеклек нәтиҗәсендә ул күп кенә илләрдә эшләми башлады.

Мессенджер җитәкчелеге Европа, БДБ илләрендә һәм Якын Көнчыгышта кайбер кулланучыларда Telegram эшләмәвен раслады. Ширкәттә проблемны чишү эшләре бара дип белдерелә сервисның Твиттерында.

20 мартта Роскомнадзор Telegram-га 15 көн эчендә хәбәрләшү кодлары ачкычларын ФСБга тапшыру кирәклеге турында хат җибәрде. 15 көннән оешма Telegram-ны томалау турында мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә алачак.

This item is part of
XS
SM
MD
LG