Accessibility links

ФСБ мессенджерларга хәбәрләшү хатлары ачкычларын 10 көн эчендә тапшырырга кушты


Федераль иминлек хезмәте мәгълүмат таратучылардан, шул исәптән мессенджерлардан кулланучыларның хәбәрләшү хатлары ачкычларын ун көн эчендә тапшыруны таләп итте.

Бу хакта документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

20 мартта Роскомнадзор Telegram-га 15 көн эчендә хәбәрләшү кодлары ачкычларын ФСБга тапшыру кирәклеге турында хат җибәрде. 15 көннән оешма Telegram-ны томалау турында мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә алачак.

Telegram-га нигез салучы Павел Дуров ширкәт ирекне һәм шәхси тормыш кагылсызлыгын яклаячак дип белдерде.

Моңа кадәр Русия Югары мәхкәмәсе ФСБның Telegram-да кулланучыларның хәбәрләшү кодларын ачуны таләп итүенә каршы тапшырылган шикаятьне кире кагу турында карар чыгарган иде.

Утырышта Telegram иминлек хезмәтенең кодларны таләп итүе хәбәрләшү серен боза дип белдерде. Моңа җавап итеп ФСБ вәкиле "бу хәбәрләшү серен тәшкил итүче мәгълүмат саналмый", диде.

XS
SM
MD
LG