Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Русиядән Көнбатыш илләре дипломатлары чыгару турында белдерде


Сергей Лавров
Сергей Лавров

Скрипальне агулауга бәйле Русия дипломатларын куып чыгарган Көнбатыш илләренә җавап итеп, Мәскәү дә әлеге дәүләтләрнең дипломатларын чыгарачак. Шулай ук Петербурда АКШның баш консуллыгы ябылачак.

Бу хакта Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдерде. Атап әйткәндә, АКШның 60 дипломаты чыгарылачак һәм Петербурда АКШның баш консуллыгы ябылачак диде министр.

Русия дипломатларын чыгару турында 22 ил белдерде. Алар арасында Европа берлеге дәүләтләре, АКШ, Канада, Украина бар. Русиянең барлыгы 140 дипломаты чыгарылачак. Әлеге чаралар Кремльнең Британиядә агуланган элекке күзләү офицеры Сергей Скрипальгә бәйле сорауларга җавап бирүдән баш тарту өчен кабул ителгән.

Дипломатик җәнҗал Русиянең 66 яшьлек элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның 33 яшьлек кызы Юлия 4 март көнне авыр хәлдә Солсбери шәһәре үзәгендә табылганнан соң башланды. Алар Русиядә җитештерелгән булырга мөмкин "Новичок" химик коралы белән агуланган дип белдерделәр. Пәнҗешәмбе Юлия Скрипальнең хәле яхшылана дип хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG