Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт департаменты: "Русия үзен корбан итеп күрсәтергә тиеш түгел"


Һизер Нойерт
Һизер Нойерт

Мәскәүнең Русиядән 60 дипломатын куып чыгаруга һәм Петербурда АКШ консуллыгын ябуга җавап итеп, АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Һизер Нойерт: "Русия үзен корбан итеп күрсәтергә тиеш түгел", диде.

Нойерт сүзләренчә, чын корбаннар - химик корал тәэсирендә Британия хастаханәсендә ятучылар, Солсбериның медицина хезмәткәрләре һәм коткаручылары. Аларга бик озак вакыт табиблар күзәтүе астында булырга туры киләчәк ди Дәүләт департаменты вәкиле.

Һизер Нойерт АКШның Русиядәге илчесе Джон Һантсманның хатын укып ишеттерде. Анда Мәскәүнең әлеге темага сөйләшүләр уздырырга җыенмавы турында әйтелә.

АКШ Русия гамәлләре өчен өстәмә чаралар күрергә әзер тора. Кремльнең Солсберидагы химик һөҗүмдә Русиянең катышы юк дигән сүзләренә Нойерт "алар пропаганда осталары" диде. Аның сүзләренчә, Мәскәү дипломатик изоляция ягына таба бара.

Элекке күзләү офицеры Сергей Скрипальне агулауга бәйле Русиянең дипломатларын чыгарган Көнбатыш илләренә җавап итеп, Мәскәү дә әлеге дәүләтләрнең дипломатларын чыгарачагы турында белдерде. Атап әйткәндә, АКШның 60 дипломаты чыгарылачак һәм Петербурда АКШның консуллыгы ябылачак.

XS
SM
MD
LG