Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чираттагы "Акыл фабрикасы" 3 апрельда Казан милли үзәгендә урнашкан "Казанның 1000 еллыгы" музеенда узачак. Анда катнашучылар татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү турында сөйләшәчәк.

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов Азатлыкка сөйләвенчә, "Акыл фабрикасы"ның чираттагы очрашуында төбәкне өйрәнүчеләр, бистәдә яшәүчеләр, җәмәгать эшлекләре катнашачак.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

"Татар авылда гына түгел, ә күпләп шәһәрләрдә дә яшәгән. Гадәттә мәхәлләр тирәсендә тупланып, бистәне тәшкил иткән. Бистә – шәһәрдә үз милләтеңне саклап калу ысулы да булган. Күрәбез ки, бистәләребез куып таратылгач, татарлар шәһәрдә милләт буларак юылган, бетә башлаган. Татарга еш кына авыл милләте итеп карау таралган. Әмма татар битсәләре тарихы мондый карашны кире кага – Казан ханлыгы яулап алынгач та, безнең үзебезнең бай тарихлы һәм үзенчәлекле шәһәр мәдәнияты булган. Авыл тарихын өйрәнәбез, ә авыллардан зуррак булган шәһәрләрдәге татар битәсләрен онытабыз. Авылларның яклаучысы, яшәүчесе, буыннардан буыннарга бу җирлек белән элемтәне сизгән өйрәнүчесе бар, ә бистәнең, кызганыч, андый кешеләре юк, диярлек дәрәҗәдә", дип аңлатты бу теманың мөһимлеген Азатлыкка Айрат.

Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салихов кереш сүзе белән ачып җибәргән чарада тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов бистә феноменын аңлатачак, "Бистә 2.0" проектын тәкъдим итәчәк һәм дөньядагы татар бистәләре турында сөйлиячәк.

Тарих фәннәре докторы, Уфаның гыйльми үзәгенең Этнологик тикшеренүләр институты, этнополитология бүлегенең баш гыйльми хезмәткәре Фаил Сафин Башкортстанның татар бистәләре турында, Удмуртиянең милли музееның өлкән фәнни хезмәктәре Резеда Әхмәтвәлиева Удмуртиянең татар бистәләре, тарих фәннәре докторы, профессор, Фәрит Рәшитов Сарытау өлкәсенең татар бистәләре турында сөйлиячәк, Денис Денисов Урал һәм Себер татар бистәләренә күзәтү әзерли, Рәдиф Кашапов гаилә тарихы аша бистәләрне өйрәнү, яктырту тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Чарада шулай үк төбәкләрдән килгән вәкилләрнең чыгышлары да каралган. Алтай, Әстерхан, Башкортстанның төрле шәһәрләреннән, Волгоград, Киров өлкәсе, Кырым, Мәскәү, Мари Иле, Новосибирски, Оренбур, Барда, Рязань, Сарытау, Свердлау өлкәсе, Самар, Петербур, Томски, Төмән, Ижау, Сембер, Чувашстан, Магнитогорски, Чиләбедән килгән катнашучылар үз шәһәрләрендә булган Татар бистәләренең тарихы, андагы вакыйгалар, биналар, планнар һәм хыяллар турында сөйлиячәк.

Чарага керү бушлай, әмма урыннар чикле, катнашу өчен алдан теркәлү кирәк.

XS
SM
MD
LG